ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2023 ел
сишәмбе

Янурыс авыл җирлегендә 23 февраль көнне яшьләр арасында волейбол буенча ярышлар узды

25 февраль көнне  Ә.М.Залаков исемендәге ял паркында район күләмендә беренче тапкыр "Масленица" бәйрәме булып узды.Килгән кунакларны,тамашачыларны бәйрәм белән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Г.Г.Латыпова котлады. Кояш,Яз,Убырлы Карчык,Коймак булып киенгән район мәдәният йорты хезмәткәрләре театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр.Бәйрәм матур җырлар,дәртле биюләр,күңелле уеннар белән дәвам итте.Уеннарда балалар да,өлкәннәр дә бик теләп катнаштылар, бүләкләр алдылар.Бәйрәмгә килгән һәр кеше тәмле коймак,кайнар чәйдән авыз итте.

2023 елның февраль башында " ДМШ ис. Юзлибаева "Шиһапова Оксана Александровна-2023" мәдәният һәм социаль өлкә учреждениеләре хезмәткәрләре арасында һөнәри осталыкны иң яхшы презентацияләүгә беренче төбәкара смотр-конкурста катнашты/

 Сарман гимназиясе укучылары КФУ һәм Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган "Тархан" телевизион тарихи-мәдәни конкурсының 1/4 финал уенында катнаштылар.

Буыннарның дәвамчанлыгын саклау, милли традицияләр һәм эстетик идеаллар бергәлеге нигезендә гаилә һәм гаилә бәйләнешләрен ныгыту, үз нәселенең, халкының, туган як тарихын өйрәнү максатларында район мәдәният йортында «Эхо веков в истории семьи –Тарихта без эзлебез» нәсел шәҗәрәсе Республика Фестиваленең муниципаль этабы узды.

Бәйгедә өч гаилә катнашты. Конкурс йомгаклары буенча Яхшебай авылыннан Сираевлар гаиләсе беренче урынга чыкты, Ләшәү - Тамак авылыннан Шайдуллиннар гаиләсе-икенче, Яңа Әхмәт авылыннан Валиевлар гаиләсе өченче урыны яулады.

2023 елның 27 февраленнән 1 мартына кадәр Казан шәһәрендә "Беренчеләр хәрәкәте"остазларының 1 слеты уза.

27 нче февраль көнне «Сарман» кинотеатрында, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы, Бөек Ватан сугышы җиңүенә 78 ел тууы уңаеннан, рухи һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан, мәгариф бүлеге, үзәкләштерелгән бухгалтерия коллективларына «Лето 1941 года» исемле хәрби фильм күрсәтелде.


27
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Кабул итүгә Башкарма комитет, район оешмалары бүлекләре урынбасарлары һәм белгечләре чакырылган иде. Алдан кабул итүгә язылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ала алдылар.

Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.

27 нче февраль көнне Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 нче сыйныф укучылары өчен, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан, милли татар уеннарына видеороликлар һәм «Мия и я: Легенда Сентопии» исемле яңа мультфильм, 5-11 нчы сыйныф укучылары өчен Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе буенча төшерелгән «Тарлан» исемле нәфис фильм күрсәтелде.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге

полициягә хезмәт итәргә чакыра

Россия Федерациясе гражданнары

18 яшьтән 40 яшькә кадәр

Полиция хезмәте-киләчәккә ышаныч!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International