ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2023 ел
чәршәмбе

Май чабу бәйрәме-бик күңелле бәйрәм.  Бу көнне кышны озатып, язны каршы алалар. Бүген Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында да Май чабу бәйрәме узды. Балалар әйлән-бәйлән уйнадылар, күңелле биюләр биеделәр, аннары рус халык уеннарын уйнадылар. Балаларның  йөзендә бәйрәмнең якты хисләреннән елмаю балкыды. Соңыннан балалар тәмле коймаклар белән сыйландылар.Бу искиткеч көн җылы һәм күңелле атмосферада үтте. Мондый бәйрәмнәр яшь буынны үз халкының гореф-гадәтләрен өйрәтүгә ярдәм итә һәм, кагыйдә буларак, балаларның хәтерендә озак сакланып кала.

"Гадел хөкем" проекты кысаларында иншалар бәйгесе уздырылды

Татарстан Республикасы территориясендә базарларда һәм ярминкәләрдә намуссыз тәртипне булдырмау буенча тармак проектын гамәлгә ашыру дәвам итә, аның максаты – керемнәрне арттыру, законда билгеләнгән очракларда контроль-касса техникасын бөтен җирдә куллану исәбенә күләгә әйләнешен киметү.

Хәзерге вакытта Сарман авылы һәм Сарман районы территориясендә 400дән артык касса аппараты теркәлгән, алар аша гомуми суммасы 3 миллиард сумнан артып киткән чеклар үтә.

Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!
Сезне чын күңелдән Туган көнегез белән тәбрик итәбез!
Республикабыз иминлеге өчен мәсьәләләрне хәл итү белән беррәттән безнең Сарман районына hәрьяклап ярдәм күрсәтүегез өчен без Сезгә бик рәхмәтлебез.
Сезгә яңадан-яңа зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, иминлек телибез.


28
февраль, 2023 ел
сишәмбе

Бүген мәктәбебездә күренекле якташларыбыз Г.Зәйнәшева белән С.Рәфыйков юбилейларына багышланган "Әдәби туган як" республикакүләм.

"Җәлил гимназия"се коллективы, укучылары һәм аларның әти-әниләре мобилизацияләнүчеләргә ирекле ярдәм акциясендә катнаштылар. Иң кирәкле әйберләр - озак вакытлы саклау продуктлары, татлы ризыклар, чәйләр, шәхси гигиена чаралары һәм җылы эчке киемнәр җыелды. Акциядә катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерәбез.

28 нче февраль көнне «Сарман» кинотеатрында, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы, Бөек Ватан сугышы җиңүенә 78 ел тууы уңаеннан, рухи һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан, Аграр көллият коллективына «Лето 1941 года» исемле хәрби фильм күрсәтелде.

28 нче февраль көнне Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 нче сыйныф укучылары өчен, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан, милли татар уеннарына видеороликлар һәм «Мия и я: Легенда Сентопии» исемле яңа мультфильм, 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе буенча төшерелгән «Тарлан» исемле нәфис фильм күрсәтелде.

Авыл җирлекләре арасында узган спартакиада кысаларында Янурыс авыл җирлеге командасы бадминтон буенча ярышларда катнашты

Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!
2023 елның 1 мартыннан 10.40 сәгатьтән 10.43 сәгатькә кадәр электр сиреналарын кертеп һәм радио һәм телевизион тапшырулар каналлары буенча сөйләм хәбәрен тапшырып, үзәкләштерелгән хәбәр итүнең региональ автоматлаштырылган системасының әзерлеген комплекслы тикшерү үткәреләчәк.
Тыныч булуыгызны сорыйбыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International