ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2023 ел
җомга

Хөрмәтле райондашлар! 2023 нче елның 20 февралендә сәгать 9.00 дән Сарман авылы Ленин урамында  авыл-хуҗалыгы товарлары ярминкәсе оештырыла. Сезне ярминкәдә көтеп калабыз.

Бүген Җәлилнең 1нче мәктәбендә 1нче сыйныф укучылары өчен "Әлифба белән хушлашу" узды. Балалар Буратино, Мальвина, әлифба һәм икеле әкият геройлары белән очраштылар, җырлар һәм такмаклар җырладылар. Балаларны котларга һәм аларга мәктәп тормышыннан күңелле мизгелләр күрсәтергә бишенче сыйныф укучылары да килгән иде. Балалар бик яхшы кәеф белән тулыландырдылар.

16 февральдә 1 нче Җәлил мәктәбенең 5а сыйныф укучылары Җәлил поселок китапханәсенең балалар бүлегендә булдылар. Балалар герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулуга багышланган "Батырлык һәм иҗат үрнәге" әдәби кичәсендә катнаштылар. Алар "Муса Җәлил – батыр һәм иҗат үрнәге" китап күргәзмәсе белән таныштылар, герой шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, Нуриева Фәния Гат кызы һәм Садыйкова Зилә Мөнир кызы чыгышларын кызыксынып тыңладылар. Укучыларга геройның тормышы һәм иҗаты турында видеоролик күрсәтелде. Чара ахырында балалар "Муса Җәлил-патриотик шагыйрь"викторинасы сорауларына дөрес җаваплар бирделәр. Әдәби кич укучылар өчен бик белемле һәм кызыклы булды.

Аграр көллиятенә экскурсия

     2023 елның 12-15 февралендә мәктәп укучыларының математика буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узды


16
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

15 февральдә герой - татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулды.

16 нчы февраль көнне Карашай-Саклау төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 нче сыйныф укучылары өчен, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан, милли татар уеннарына видеороликлар һәм «Мия и я: Легенда Сентопии» исемле яңа мультфильм, 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе буенча төшерелгән «Тарлан» исемле нәфис фильм күрсәтелде.

16 нчы февраль көнне «Сарман» кинотеатрында «Ләйсән» балалар бакчасына йөрүче балалар өчен «Полное погружение» исемле мультфильм күрсәтелде.

Военный комиссариат Сармановского и Муслюмовского районов Республики Татарстан продолжает набор в "военные учебные заведения, готовящие специалистов по программе высшего и среднего образования"

16 нче февральдә Җәлил гимназиясендә Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф – гадәтләр елына багышланган «Без-Россия гражданнары» дигән темага Парламент дәресе үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International