18нче февраль көнне 18:00 сәгатьтә "Илһам чишмәсе" исемендәге III төбәкара җыр бәйгесе гала-концерты була.
Бистә күләмендә уздырылган шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә Гатин Илфат 1нче урынны, Шафигуллин Раил, Гинатуллина Зөлфияләр 3 нче урынны яуладылар. Укучыларыбызга алга таба да уңышлар телибез!
Бүген бөтен ил буенча Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне билгеләп үтелә. 1989 елның 15 февралендә совет гаскәрләренең соңгы колонналары Әфганстан территориясеннән китә. Бу сугышта Мортыштамак авыл җирлегендә туып-үскән 5 кеше катнашты, шуларның 1се исән-сау әйләнеп кайтмады. Һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде, әфганчы Хисамов Мансур Марсель улы каберенә венок салынды
15 февральдә Сарманда Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 34 еллыгына һәм Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көненә багышланган истәлекле митинг булды. Күптәнге традиция буенча сугышчы-интернационалистларга стелага ветераннар-әфганчылар, һәлак булган солдатларның гаилә әгъзалары, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, район хакимияте җитәкчеләре,яшьармиячеләр, "Форпост" активистлары, мәктәп укучылары һәм район халкы җыелды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин үзенең чыгышында сугышчы-интернационалистларга хөрмәт һәм рәхмәт белдерде .Бер минут тынлык белән сугышчыларны искә алдылар, веноклар һәм чәчәкләр куйдылар.
15 февраль – интернационал – сугышчыларын искә алу көне
Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, күпмилләтле халыкның бердәмлеген ныгыту максатларында 2023 ел милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Бүген, 15 февральдә безнең мәктәптә «Без – Россия гражданнары» дигән темага Парламент дәресе үткәрелде.
Татарстан Республикасында педагог һәм остаз елын ачу тантанасы
Буген, Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән сугышчы - интернационалистларны искә алу көне. Азалак авыл җирлегенең Шыгай авылында Әфган сугышында хезмәт иткәндә батырларча һәлак булган әфганчы Гәрәев Әсгать Ашрап улының каберенә венок салынды. Әфганчы ир-егетләребезне хөрмәтләү, чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу, аларның якыннарының хәлен белү көне булып тарихка кереп калды. Әфган сугышында, “кайнар нокта”ларда башларын салганнар,безнең хәтерләрдә мәңге сакланыр.
Туган якларына исән-имин әйләнеп кайта алган ир-егетләребезгә һәм гаиләләренә исәнлек саулык телибез.
Илебез тыныч, кукләребез аяз булсын!
15 февраль көнне, Әфган сугышында хезмәт иткәндә батырларча һәлак булган әфганчы, Садыков Илшат Әбүһәр улын искә алып, аның каберенә венок салынды.
Бүген Җәлил поселогында герой шагыйрь М.Җәлилнең тууына 117 ел тулуга багышланган тантаналы митинг булып узды. Шагыйрьгә батырлыгын искә алып Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Ф.Ә. улы, шәһәр тибындагы Җәлил поселогы муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р.Ә. улы, «Татнефть» ҖАҖнең Җәлил ТППО профком рәисе Филимонов В.Н. һәм «Җәлил чаткылары» әдәби берләшмәсе рәисе Ихсанова Э.М. кызы рәхмәтләрен җиткерделәр. Традиция буенча герой шагыйрьне бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар.