ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 26 гыйнвар көнне Карашай-Саклау  авыл җирлеге гражданнарының җыелышы булып узды. Авыл җирлеге башлыгы Хөсниева В.В.  2022 елдагы эш нәтиҗәләре буенча доклад белән чыгыш ясады һәм 2023 елга планнар белән таныштырды. «Нөркәй» агрофирмасының 2022 елдагы эшчәнлеге турында  Шәйхеразиев Х.Ш. сөйләде.  Сарман муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар белән Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин  Ф.М чыгыш ясады. Авыл җирлегенең социаль – икътисади үсешенә һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды. Халык өчен тематик күргәзмә оештырылды.

Ленинград блокадасы өзелүгә 80 ел тулу уңаеннан Сарман гимназиясенең 10нчы сыйныф укучылары өчен  әңгәмә уздырылды.

26 нчы гыйнвар көнне «Сарман» кинотеатрында Сарман гимназиясенең 3 нче сыйныф укучылары өчен Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан, милли татар уеннарына видеороликлар һәм «Мия и я: Легенда Сентопии» исемле яңа мультфильм күрсәтелде.

2023 елның 27 гыйнварында Ленинград блокадасы бетерелүгә 79 ел тула. Бу көнне Россиядә Бөек Ватан сугышы барышында Оборона тарихына һәм Ленинград блокадасы тарихына багышланган "Блокадалы икмәк" Бөтенроссия Хәтер акциясе уза. Акция Бөек Ватан сугышының иң каһарман һәм фаҗигале битләренең берсе, моңарчы күрелмәгән блокаданы кичергән шәһәр халкының батырлыгы һәм ныклыгы турында искә төшерергә чакыра. "Блокадалы икмәк" акциясе кысаларында Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә Хәтер дәресе үтте. Укучылар Ленинград блокадасының 872 көн дәвам итүен белделәр. Бу сан дәреслекләрнең барысына да таныш, ләкин бу шәһәрдә яшәүчеләр өчен бу сан гына түгел: бу көннәрнең һәрберсе һәр блокадачы тормышында авыр эз калдырды. Ленинград үз халкын зур тизлек белән югалта. Төрле исәпләүләр буенча, шәһәрдә 692 000-1 500 000 кеше үлгән, һәм аларның барысы да диярлек ачлыктан үлгән. Иртәгәге көнгә бердәнбер өмет паек иде. Икмәк әкренләп 125 грамм кисәккә әйләнде. Чара ахырында барлык катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге

полициягә хезмәт итәргә чакыра

Россия Федерациясе гражданнары

18 яшьтән 40 яшькә кадәр

Полиция хезмәте-киләчәккә ышаныч!

Бүген Янурыс авыл җирлегендә отчет җыелышы булды. Авыл җирлеге башлыгы Мөхәммәдиева Азия Әсхадулла кызы 2022 елдагы эш нәтиҗәләре буенча доклад белән чыгыш ясады һәм 2023 елга планнар белән таныштырды. Сарман муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар белән Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Әнәс улы Вәлиев чыгыш ясады.

25 гыйнварда мәктәбебез базасында Яшь мөгаллим мәктәбенең чираттагы утырышы булды. Ул семинар-практикум форматында үтте.


25
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

Сарман муниципаль районы Иске Минзәләбаш авыл җирлегендә еллык хисап җыелышы

25 гыйнварда  авыл җирлегендә отчет җыелышы булды

Бүген Иске Кәшер авыл җирлегендә отчет җыелышы узды. Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча җирлек башлыгы Давлетзанов Р.Н. ,икенче мәсьәлә буенча  «Җәлил”аргофирмасы белгече Гараев Р.Ф.чыгышын тыңладылар.  Сарман эчке эшләр бүлегенен  полиция участок инспекторы Салемгараев Р.Д. , Мөслим һәм Сарман муниципаль районнары буенча МОНД хэм ПР житэкчесе Госманов Р.Р. информациясе тыңланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International