Бүген Иске Кәшер авыл җирлегендә отчет җыелышы узды. Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча җирлек башлыгы Давлетзанов Р.Н. ,икенче мәсьәлә буенча «Җәлил”аргофирмасы белгече Гараев Р.Ф.чыгышын тыңладылар. Сарман эчке эшләр бүлегенен полиция участок инспекторы Салемгараев Р.Д. , Мөслим һәм Сарман муниципаль районнары буенча МОНД хэм ПР житэкчесе Госманов Р.Р. информациясе тыңланды.
Ләшәү Тамак авыл җирлеге гражданнарының отчет җыелышы узды
Бүген безнең Җәлил 5 нче "Әкият" балалар бакчасында Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан «Каз өмәсе» бәйрәме узды.
25 январь көнне Әлмәт авыл җирлеге гражданнарының җыелышы булды.
Сарман муниципаль районы Кәүҗияк авыл җирлеге гражданнарының отчет җыелышы
25 нче гыйнвар көнне «Сарман» кинотеатрында Сарман гимназиясенең 2 нче сыйныф укучылары өчен, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан, милли татар уеннарына видеороликлар һәм «Мия и я: Легенда Сентопии» исемле яңа мультфильм күрсәтелде.
Кадерле студентлар, укучылар һәм педагоглар! Сезне Россия студентлары көне - яшьлек, оптимизм бәйрәме белән котлыйм! Бу бәйрәм барлык Россия студентларын берләштергән бәйрәм. Сез яшь буынның иң инициативалы өлеше булып торасыз, актив тормыш позициясе алып барасыз. Студент еллары-иң яхшы тормыш чоры, яшьлек һәм хыяллар чоры. Нәкъ менә шул вакытта чын һәм тугры дуслар каршы ала, булачак шәхси һәм һөнәри уңышларга нигез салына. Сезнең алган белемнәрегез һәрвакыт кирәк булуын телим. Студентларның искиткеч еллары сезгә гомер буена уңай энергия һәм оптимизм зарядын бирсен һәм нык хезмәт, иҗади омтылышлар, дуслык һәм мәхәббәт белән тулы бәхетле вакыт буларак истә калсын. 25 гыйнварда бәйрәмне яшьләр белән эшләүче барлык кешеләр дә билгеләп үтә. Бу көнне яшь буын остазларына энтузиазм, үз эшегезгә керткән рухи җылылык өчен рәхмәт әйтәсе килә. Студент еллары якты вакыйгаларга бай булсын. Авырлыклар алдында чигенмәгез, ирешелгәннәрдә тукталып калмагыз, үз алдыгызга иң кыю бурычлар куюдан курыкмагыз. Сезгә сәламәтлек, уңышлы уку, үз көчегезгә ышаныч, казанышлар һәм җиңүләр телим!
Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты "Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагы - коммерциячел булмаган оешма һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы" һәм "Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагы - коммерциячел оешманың иң яхшы архивы» конкурсларын игълан итә.
Бүген Мортыштамак авыл җирлегендә отчет җыелышы уздырылды.
Бүген Югары Чыршылы авыл җирлегендә отчет җыелышы булып узды. Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча җирлек башлыгы Камалетдинов И.Н., икенче мәсьәлә буенча «Нөркәй» агрофирмасы ҖЧҖ вәкиле Розумбетов Р.К. чыгышын тыңладылар.