Район башлыгы Фәрит Хөснуллин озын гомерле ветераннарда, балалар белем бирү учреждениеләренә йөрмәүче мобилизацияләнгән балаларда, Украинада һәлак булган хәрбиләр гаиләсендә булды, аларга яңа ел бүләкләре тапшырды.
Яңа ел алдыннан " Яңа ел белән, ветеран!"Бердәм Россия" партиясе инициативасы белән оештырылган.
Сарман районы җирле бүлекчәсе секретаре Фәрит Хөснуллин әлеге акциягә кушылды. Ул ветераннарны шәхсән котлады
Район территориясендә яшәүче Бөек Ватан сугышы. Аларга сәламәтлек, иминлек теләде, Яңа ел бүләкләре тапшырды.
Яңа ел – иң тылсымлы, күңелле бәйрәм, аны балалар әкияткә һәм могҗизага ышанып көтәләр. Җәлил бистәсенең 3 нче санлы "Алёнушка" балалар бакчасында Яңа ел иртәләре узды. Матур бизәлгән зал, чыршы, бүләкләр, Кыш Бабай һәм Кар кызы, Убырлы карчык һәм башка бик күп әкият персонаңлары балаларны көтеп алдылар. Балалар могҗизалар, маҗаралар, искиткеч үзгәрешләр һәм сюрпризлар дөньсына чумдылар, биеделәр, җырладылар, шигырьләр укыдылар, уеннарда бик теләп катнаштылар. Бик күп уңай эмоцияләр һәм күптән көтелгән бүләкләр алдылар. Яңа ел бүләкләре өчен Сарман муниципаль район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллинга рәхмәтебезне белдерәбез!
Сөлек авылында Яңа елны каршылау
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәмчә бизәүгә республика конкурсы бара. Авыл җирлекләре арасында бәйге ике этапта алты номинация буенча үткәрелә. Беренче этап муниципаль район дәрәҗәсендә үткәрелә. Икенче этапта комиссия тиешле 5 зона төркемнәре буенча җирлекләр арасында конкурста җиңүчеләрне билгели.
Яңа ел могҗизасы булды! Җәлил поселогындагы 4нче "Кызыл Калфак" балалар бакчасына "Бабашкалар" алып кайттылар! Бабашкалар- модельләштерү һәм ирекле уен өчен яраклы уенчыклар . Алар экологик чиста каеннан ясалган. Татнефтькә һәм республиканың көньяк-көнчыгышында балалар белем бирү мохитен үстерү проекты "Татнефть һәм балачак. Киләчәк белән Диалог» җитәкчеләренә Сергей Владимирович Плахотниковка зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Янурыс авылында үзара салым чаралары хисабына яктырткычлар алыштырылды
Яңа ел алдыннан Җәлилнең 1нче мәктәбенең барлык классларында сыйныфтан тыш чаралар узды. Балалар төрле илләрнең яңа ел традицияләре турында күп нәрсә белделәр, табышмаклар чиштеләр һәм төрле конкурсларда ярыштылар. Соңыннан барлык балалар да район башлыгыннан татлы бүләкләр алдылар.
27 нче декабрь конне Карашай –Саклау балалар бакчасында Яна ел бэйрэме утте. Чара барышында балалар төрле уеннар уйнадылар, әкият геройлары белән бергә Кыш бабайга төрле концерт номерлары күрсәттеләр. Ә Кыш Бабай балаларны һәм аларның әти-әниләрен Яңа ел белән котлады, шулай ук бүләкләр таратты һәм балаларны татлы күчтәнәчләр белән сыйлады. Ә залда утыручы әти-әниләр алкышлар белән балаларны көч биреп тордылар. Шулай итеп, чара күңелле һәм истә калырлык булып үтте.