ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Яңа ел -  барлык кешенең иң яраткан, күптән көтелгән, шатлыклы һәм күңелле бәйрәмнәрнең берсе. 26 нчы декабрьдән бакчабызда  Яңа елга багышланган бәйрәмнәр  башланды. Әкият геройлары барлык уеннары һәм көлке шаярулары белән балаларны сөендерделәр.

Матур традиция буенча бәйрәм ахырында балалар Яңа ел бүләкләре алдылар.Яңа ел бүләкләре өчен Сарман муниципаль район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллинга рәхмәтебезне белдерәбез.


27
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында Яңа ел бәйрәмнәре башланып китте. Бу көнне балалар зур түземсезлек белән көттеләр. Бакчабыз сихри әкияткә чумды. Алар биеделәр, җырладылар, уеннар уйнадылар, Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр.Кыш бабай белән Кар кызы балаларга бүләкләр таратты. Яңа ел бүләкләре өчен Сарман муниципаль район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллинга рәхмәтебезне белдерәбез.Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән!

Бүген Сарман мәдәният йортында ветераннар өчен Яңа ел чыршысы узды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова котлау сүзләре белән чыгыш ясады. Котлауларга район ветераннар советы рәисе Асылъяр Харисов та кушылды. Чара концерт номерлары белән дәвам итте.

26 декабрь көнне  район мәдәният йортында балалар өчен “Яңа елның тылсымлы ачкычы” дип исемләнгән әкият-тамаша күрсәтелде. Театральләштерелгән тамаша барышында балалар белән кызыклы уеннар оештырылды. Уеннар барышында балалар Кыш бабай белән Кар кызына шигырьләр сөйләделәр.

Сарманда Кыш Бабай резиденциясе ачылды. Кыш бабай бөтен кешене үз резиденциясендә көтә.

Хөрмәтле гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе Коткаручы көне белән котлыйм. Сез үзегез өчен җиңел булмаган, әмма игелекле эшне - бәлагә тарыган кешеләргә беренче булып ярдәмгә килүне сайладыгыз. Куркынычны җиңеп һәм үзегезне куркыныч астына куеп, сез иң кыйбат - Кеше гомерен саклап каласыз. Барлык гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләренә профессиональлекләре һәм иң катлаулы хәлләрдән чыгу юлын таба белүләре өчен рәхмәт белдерәм, тармак ветераннарына сез коткаручыларның яшь буынына тапшырган тәҗрибә һәм осталык өчен рәхмәт. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек,тынычлык һәм иминлек телим.

Мәктәптә күптән көтелгән Яңа ел бәйрәме узды. Балалар өчен яңа ел-ул әкиятләр һәм могҗизалар чоры. Бу вакытта балалар Кыш Бабай, Кар Кызы һәм, әлбәттә, бүләкләр көтәләр.Балалар конкурсларда катнаштылар, җырладылар, чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән йөрделәр, күңел ачтылар. Чара дәвамында ата-аналар балаларның эчкерсез елмаюларын һәм бәхетле күзләрен күзәттеләр.


26
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе
Яңа ел - иң искиткеч бәйрәм, аны балалар гына түгел, өлкәннәр дә түземсезлек белән көтәләр. Бу бүләкләр вакыты, теләкләрнең тормышка ашуы һәм чын тылсым. Шуңа күрә безнең бакчада тылсымлы бәйрәмнәр вакыты җитте. Сарман районы башлыгы Хуснуллин Фарит Мунавировичка Яңа ел бүләкләре өчен рәхмәтебезне белдерәбез

Теләсә нинди җәмгыятьнең актуаль һәм актуаль проблемасы - балалар тәрбияләү проблемасы, һөнәренең сыйфаты турында кайгыртучы һәр кеше профессиональ булып үсәргә тели. Балалар бакчаларында эшләүчеләр дә моннан читтә калмый. Шуңа күрә аларның күбесе "Ел тәрбиячесе " педагогик осталыгы конкурсында катнашалар. 20 декабрь   Сарман "Лилия" балалар бакчасында профессиональ осталык конкурсының муниципаль этабына нәтиҗәләр ясалды. Безнең балалар бакчасыннан  Мансурова Илзира Руфатовна чыгыш ясады , без аңа иҗади уңышлар һәм профессиональ үсеш телибез.

Бүген район Советының утырышлар залында гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы булды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев алып барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International