ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген район Советының утырышлар залында наркотикларга каршы комиссия утырышы булды.

Утырышны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Бүген район Советының утырышлар залында Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкиле катнашында террорчылыкка каршы комиссия утырышы булды.

Утырышны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Сөлек авылында яшәүче Ризванова Хурия Төхбәтулла кызына 90 яшь тулды. Район Башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән юбилярны район Башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, ветераннар советы рәисе Асыляр Харисов котлады. Котлауларга Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина, җирлекнең ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова, туганнары, якыннары кушылды.

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин "Ел җитәкчесе-2022"конкурсына йомгак ясау тантанасында катнашты.

Укуда, спорт ярышларында, иҗади тормышта актив катнашкан Сарман районыннан 37 бала, мобилизацияләнгән гражданнар гаиләсеннән булган балалар Республика Яңа ел Чыршысында катнаштылар.


25
декабрь, 2022 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында узган республика смотр-конкурсы нәтиҗәләре буенча Җәлил поселогы hәм Югары Чыршылы авыл җирлеге башкарма комитетларына яңа машина бүләк иттеләр. Җирлек халкының мәнфәгатьләрен кайгыртуда, тормыш-көнкүрешләрен яхшыртуда транспорт - төп ярдәмнең берсе. Исән-имин юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрергә язсын.

Елга бер тапкыр тылсымлы әкият көтә торган искиткеч вакыт килә. Бәйрәм кәефе күңелне Яңа елга берничә атна кала ук биләп ала. 

"Айтуган" спорт комплексында хатын-кызлар командалары арасында Кыш Бабай призына волейбол буенча яңа ел алды турниры узды. Ярышларда катнашучыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде.


23
декабрь, 2022 ел
җомга

Бүген Мәдәният сараенда мобилизацияләнгән гражданнарның балалары өчен яңа ел чыршысы оештырылды.

Балаларны һәм аларның әти-әниләрен якынлашып килүче Яңа ел белән Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гәрәева Г.Р., «Шәһәр тибындагы Җәлил поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р.А., «Татнефть» ГАҖ ҮБ Сарман районы буенча ЦСП җитәкчесе урынбасары Афзалтдинов Т.Н. һәм Җәлил территориаль беренчел профсоюз оешмасы рәисе урынбасары Мөхәммәтҗанов А.Х.

Балалар мәдәният сарае хезмәткәрләре әзерләгән Яңа ел тамашасын күрделәр, анда Кыш Бабай, Кар Кызы, киләсе ел символы Куян һәм Тычкан катнаштылар. Бәйрәм бик матур һәм күңелле булды.

Балалар әкият геройлары белән бергә рәхәтләнеп күңел ачтылар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән йөрделәр, уеннар уйнадылар, биеделәр, Кыш бабай белән Кар Кызына әзерләнгән шигырьләр сөйләделәр һәм бүләкләр алдылар.

Совет һәм Җәлил шәһәр тибындагы поселогы Башкарма комитеты VIII чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Гаджиев Руслан Гаджиевичка һәм нефтьчеләребезгә Яңа ел бүләкләре өчен ихлас рәхмәтен белдерә.

23 нче декабрь көнне Җәлил гимназиясендә мәктәп укучыларының Бөтенроссия фән олимпиадасының муниципаль этабы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды. Барыгызны да уңышлар белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International