Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек органының баш белгече, инвалидлар декадасы кысаларында опекуннарны закон һәм норматив актлардагы үзгәрешләр белән таныштыру, суд тарафыннан эшкә сәләтсез яки чикле сәләтсез дип танылган балигъ булган затларның милек һәм шәхси хокуклары һәм мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итү проблемалары турында фикер алышу һәм аларны яклау максатыннан консультатив әңгәмәләр үткәрелде. Опекуннарга үз хокуклары һәм бурычлары аңлатылды; инвалидларны караган вакытта, шулай ук инвалидларны махсус учреждениеләргә урнаштырганда гамәли киңәшләр бирелде.
Ләшәү Тамак авыл җирлегендә инвалидлар декадасы
Алдагы язмабызда әйткәнебезчә, бездә кунакта Ләке авылының җыр сөюче, уңган, чибәр кызлары кунакта булдылар. Алар “Они защищали отчий дом“ проектының төп, интерактив өлешендә катнаштылар. Чарадан соң, арып, талып бетсәләр дә: ”Апа, безнең кичке концертка кадәр әле тагын вакыт бар”,- диделәр. Бала кешенең буш вакытын файдалы үткәрергә омтылуына һич каршы килергә ярамас дип, гәрчә эш сәгатебез чыккан булса да, без аларга шушы проект кысаларында оештырылган “Они сражались за Родину” циклыннан видеоязма карарга тәкъдим иттек. Алдагы юллар Бөек Ватан сугышы ветераны, авылдашыбыз, Дәүләтова Камал апаның сугыш еллары хәтирәләреннән бер өзек.
“Сугышка эшелон белән барабыз, күрәбез шәһәрләр җимерелеп беткән бөтенләй, йортларның стеналары юк. Шулай барганда вагоннар янына балалар йөгереп киләләр. Аларны күз алдына китерсәм, әле хәзердә күңел тула. Әй, мескенкәйләрем ипи юк бит. Үзебезгә дә сохари гына бирәләр. Шул сохариларны аларга өләшеп бетерә идек. Кайда яшисез дип сорыйбыз, үзләренең йортлары янында землянкалар казып кергәннәр, шунда яшиләр икән. Мескенкәйләрем үзләре елыйлар, узләре сөенәләр, кулларын сузып ипи көтәләр. Үзебез ач калсак калдык, ләкин бөтен сохарины аларга өләшеп бетерә идек...”
Камал апа турында бу видеоязманы төшергәндә сугыш бетүгә 70 ел иде инде, ләкин ач-ялангач балаларның кулларын сузып поезд вагоны янында торулары бүгенгедәй исемдә дип, сөйләгән чагында тавышлары калтырап, күзеннән яшьләр тамды. Онытырлык та түгел...
Сугыш беркемне дә аямаган, солдатларны да, гади халыкны да, хатын-кызлар белән балаларны да. Ләкин тыл да, фронт та бердәм булып, кешеләр бер-беренә ярдәм итеп, Камал апалар сыман соңгы сохари сыныгы белән бүлешеп илебез җиңү яулады. Сугышның никадәр авыр булуы Камал апаның шушы берничә җөмләсеннән үк билгеле.
“Үткәннәрне катлап тору кирәкме”,- диючеләр булыр, тик үткәнен белмәгән халыкның киләчәге, бүгенге тормышының кадере юк. Шуңа күрә нинди генә чара үткәрсәк тә, үсеп килүче буынга бүгенге киң, мул, ипигә тамаклары туеп яшәгән тормышның кадерен белергә кирәген, аларның иң зур һәм җаваплы эшләре уку икәнен, үсеп җитеп илебезнең чын шәхесләре булу аларның төп максатлары булырга тиешлеген аңлатырга тырышабыз.
Бүген район Башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте.
Кабул итүгә җирлек башлыклары, Башкарма комитет, район оешмалары бүлекләре урынбасарлары һәм белгечләре чакырылган иде. Алдан кабул итүгә язылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ала алдылар.
Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.
Александровка авыл җирлегендә инвалидлар декадасы
Ел саен декабрь ае башында момкинлекләре чикле кешеләр -инвалидлар декадасы була.
3 декабрьдә Татарстанның көньяк-көнчыгыш командалары катнашында "Татнефть" ГАҖ ҮПРС призына бокс буенча турнир узды.Турнирның тантаналы ачылышында мәртәбәле кунаклар: Башкарма комитет җитәкчесе Җәлил Галләмов Илшат фикс улы, баш инженер - производство башлыгының беренче урынбасары Любецкий Сергей Владимирович, ТР бокс федерациясе җитәкчесе урынбасары Чиләева Вера Валентин кызы, Сарман районының "бердәмлек" бокс федерациясе рәисе Нуриев Ильяс Габделхәй улы катнашты. Катнашучыларга һәм тамашачыларга сәламләү белән Галләмов и. Ф., Любецкий С. В. мөрәҗәгать иттеләр. Беренче урыннарны Җәлилнең 1нче мәктәбе укучылары яулады
- Маторина Арина 30 кг, Исхаков Мөхәммәд 34 кг, Рамазан Мәрданшин 27 кг, Байхуҗин Илназ 43 кг, Шиһапова Элиза 60 кг. Шиһапова Элиза шулай ук "иң яхшы техника өчен "Кубогы белән бүләкләнде. Балаларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә җиңүләр телибез!!!
Сарман районының иреклеләр хәрәкәте вәкилләрен бәйрәм белән котлыйм.
Хөрмәтле волонтерлар, Сез ел әйләнәсендә башкарган мөһим һәм файдалы эшләр өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез.
2022 елның 8 декабрендә 12.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр хатын-кыз эшкуарлары өчен бизнес алып бару һәм башка сораулар буенча кайнар линия булачак.