Сарман районының иреклеләр хәрәкәте вәкилләрен бәйрәм белән котлыйм.
Хөрмәтле волонтерлар, Сез ел әйләнәсендә башкарган мөһим һәм файдалы эшләр өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез.
2022 елның 8 декабрендә 12.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр хатын-кыз эшкуарлары өчен бизнес алып бару һәм башка сораулар буенча кайнар линия булачак.
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан мәктәптә традицион "Ярдәм кулын сузарга ашык" акциясе игьлан ителде.
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин Җәлилнең инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр белән очрашты. Чарада районның 15 авыл җирлеге башлыгы катнашты, сәламәтлек торышы буенча интернат-йортка күченергә мәҗбүр булган территорияләрдән чыгучылар белән очрашты.
«Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы Сарман бүлеге хатын-кызлары -халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау аларны балаларыбызга өйрәтү максатыннан авылларда файдалы, кызыклы очрашуларны дәвам итеп Иске Әлмәт авылында булды. Балаларның ипи чәк-чәк белән каршы алулары гына да милли тәрбиянең беренче адымы. Һәрберсе үзләренең балалары, оныклары белән килгән авыл хатын-кызлары белән берлектә без тектек тә, чиктек тә, май канаты да ясадык, мөнәҗәт, татар халкыбызның борынгы көйләрен көйләп, үзебезнең мәдәниятебез, телебез, динебезнең иң пакъ, иң матур, иң зәвыклы икәненә тагын бер кат инанып калдык. Авылларыбызның, андагы халыкның бердәм һәм бик актив булуы бик сөендерә.
Татарстанның иң яхшы укучыларын-иң күп чүплекләрне ачыклаган эколог ярдәмчеләрен һәм акциядә җиңүчеләрне Б. Рәмиев исемендәге Ит паркта бүләкләделәр. "Мәктәп экопатруле" - 2022 республика конкурсы нәтиҗәләре буенча Җәлил мәктәбе укучылары призлы урыннар алдылар. 1-4 сыйныф укучылары арасында иң актив укучы номинациясендә беренче урынны Ханнанов Азамат алды, 5-8 сыйныф укучылары арасында Ханнанов Азалия. 10нчы сыйныф укучысы Шәйдуллина Эльвина икенче урынны яулады, 4нче сыйныф укучысы Шәйдуллин Инзиль өченче урынны алды. Котлыйбыз!
"Экология-һәркемнең эше"Халыкара балалар - яшүсмерләр Премиясе нәтиҗәләре билгеле булды. Жюри хөкеменә быел Россиянең 89 төбәгеннән һәм 33 якын чит илдән барлыгы 45,5 мең заявка килгән. Тамашачылар мәхәббәте бүләге Җәлилнең 1нче мәктәбе укучысы Ханнанова Азалиягә бирелде. Үз роликында Азалия гаиләсенең ничек "Экосплав"акциясен уздыруы турында сөйләде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Ханнановлар гаиләсе-барлык экологик конкурсларда, акцияләрдә һәм өмәләрдә даими катнашучы. Халыкара Премиянең махсус призын алу белән дә кече абыйсы Ханнанов Азаматны котларга була. Балаларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә җиңүләр һәм уңышлар телибез!
3 декабрь Юристлар көне буларак билгеләп үтелә.
Юрист һөнәре – абруйлы һәм җаваплы белгечлекләрнең берсе. Бу һөнәр ияләренә кеше хокуклары һәм ирекләрен яклау, җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләрне канун күзлегеннән чыгып көйләү, дәүләтебездә демократик процессларны алга таба үстерү бурычлары йөкләнә. Район судында, хокук саклау органнарында һәм башка бик күп тармакларда үз эшенә җаваплы караучы юристлар хезмәт куя.
Хөрмәтле юридик хезмәт белгечләре һәм ветераннары! Сезгә хезмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм, һөнәри бәйрәмегез белән котлап, сәламәтлек, уңышлар, иминлек телим.
Халыкара инвалидлар көне, Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясының 1992 елның 14 октябрь Резолюциясе нигезендә, бар дөньяда ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Аның максаты – иҗтимагый тормышның барлык өлкәләрендә инвалидларның хокукларын яклау, аларның проблемаларына киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү.
Билгесез солдат көне – Россиядә 2014нче елдан башлап һәр елны 3 декабьдә билгеләп үтелә. Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган сугышчыларының үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү. 3нче декабрь көне очраклы гына сайланмады. Нәкъ менә 1966 елның 3 нче декабрь көнендә Мәскәү астында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүнең 25 еллыгы уңаеннан, Ленинград шоссесының 41нче километрындагы һәлак булган совет сугышчыларының туганнар каберлегеннән билгесез солдат җәсәде Мәскәү Кремле стенасы буендагы Александров бакчасына кайтарып җирләнде.
Билгесез солдат каберенә куелган плитәгә «Исемең синең билгесез. Батырлыгың мәңгелек» дигән сүзләр язылган.
Бөек Ватан сугышы безнең ил тарафыннан намус белән җиңеп чыккан иң авыр сынауларның берсе булды. Илебездә һәр гаиләдә диярлек сугыштан кайтмаган туганнарын һәм якыннарын искә алалар. Сарман районыннан фронтка киткән 11 меңнән артык кешенең 7910ны, шул исәптән 4700дән артыгы хәбәрсез югалганнары, сугыш кырларында һәлак булды.
Билгесез солдат көне – сугышларда яки хәрби конфликтларда һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны барысын да берләштерү көне дә, Ватанны саклаган һәм фронтларда һәлак булган һәр солдатны хәтерләү һәм мәрхәмәтлелек күрсәтү көне дә.