ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

«Кызылтүш – бәхет кошым».Китап тәкъдир иту кичэсе.

Декабрь башында ике мөһим һәм истәлекле дата бар: 3 декабрьдә илебез Билгесез солдат көнен, ә 9 декабрьдә Ватан Геройлары көне билгеләп үтә.

Музейда шундый традиция барлыкка килде, әлеге мөһим даталарга багышланганочрашуларга  Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатларны эзләп табуда зур эш башкаручы кунакларны чакырырга тырышабыз. Быел алар - Зәй шәһәренең «Гвардия» хәрби-патриотик эзләнү клубы җитәкчесе Никофоров Виктор Михайлович һәм әлеге клубның активистлары Уразайкин Виктор белән  көллият студентлары- Виктория һәм Валентина.

Очрашу барышында Виктор Михайлович отряд эшчәнлеге, казу эшләре барышында күпме хәбәрсез югалган кеше табылуы турында сөйләде.

Ләкин җәсәдне табып та, күпчелек очракта солдат медальоннары тутырылмау сәбәпле солдатның кем икәнен тәгаенлау мөмкин булмый. Кай очракта солдат белән документлар, яки мәгълүматы тутырылган медальон тапкан очраклар да була икән. Шудый бер очрак турында безгә дә сөйләделәр: «Солдат җәседе таптык, гомеренең соңгы минутларында ул үзенең автоматын күкрәгенә кыскан булган, аркасында чыбыклы катушка бар иде, элемтәче тапканыбызга һич бер шигебез юк иде. Акрынлап җирне тикшерә, кырыйларын чистарта башлагач, исем, фамилия, әтисенең исеме, адресы күрсәтелгән медальон табыла. Аннары база буенча тикшергәч, чыннан да хәбәрсез югалган дип саналган элемтәче була. Аның туганнарын табу өчен күп вакыт кирәк булды. Кече кызын таптык, ул безгә әтисенең эзләү тарихын сөйләде. Әтисе фронтка киткәндә, аңа нибары өч яшь була, шуңа да карамастан, соңгы тапкыр кулына алуын хәтерли. Сугыштан соң алар аның кире кайтуын көтәләр, чөнки күмү турында кәгазь булмый, шуңа өметләре була әле. Ләкин могҗиза булмый, алар 57 ел дәвамында үтенечләр язаар, ләкин барысы да уңышсыз була. Ахыр чиктә, бу үтенечләрнең берсенә җавап килгән, аңа әтиләренең әсирлеккә эләгүе, Германиягә алып кителүе һәм анда фашистларга эшләве ачыкланган. Башкача әйткәндә, бу кәгазь әтиләрен Ватанны сатучы дип  дәлилләгән. Бу гаилә кичергәннәрне күз алдына китерү кыен. Ә бит әлеге солдат, командование боерыгын үтәп, яуда батырларча һәлак булган. Бу көнне без хәбәрсез югалган кешене генә табып калмадык,гаиләгә аның намуслы исемен кайтардык».

Чара ике мәктәптә: Сарман гимназиясендә һәм Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды. Укучыларга кулларына автоматлар, пулемет, фляжка, каска һәм башка бик күп әйберләрне алырга мөмкинлек бирелде, бу казу эшләре вакытында эзләүчеләр тарафыннан табылган сугышның җансыз шаһитлары иде, алар арасында пыяла солдат фляжкасы кебек уникаль экспонатлар бар. Укучыларның эзтабарлар эшчәнлеге, эзләнү клубында ничек катнашырга, теге яки бу предмет турында сораулары күп булды.

Эзләнүчеләргә малайларны гына алалар дип уйламагыз, командада кызлар да бар, аларның икесе-Валентина һәм Виктория-очрашуга килде. Патриотик клубка алар беренче ел гына йөриләр. Үзләре әйтүенчә беренче казу экспедицияләренә бару өчен түземсезлек белән алдагы язны көтәләр икән.

Очрашудан алган тәэсирләрне сөйләп тә, сүзләр белән дә әйтеп булмый. Бу очрашу халкыбызның Ватан тынычлыгы, җиңү өчен бәяләп бетергесез бәя бирүен тагын бер кат искә төшерде.

Җәлилнең 1нче мәктәбенең 8б сыйныф укучысы Әюпов Данияр биология буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль этабында җиңү яулады. Даниярны һәм укытучы Шәяхмәтова Р.М котлыйбыз ! Киләсе этапта уңышлар телибез.

Шәрләрәмә авыл җирлегендә инвалидлар көне уңаеннан азык-төлек пакетлары тапшырылды


7
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 6 декабрендә Сарман муниципаль районы эшмәкәрләре Нуруллин Р.Р. һәм Хөсәенова в. М. Биектау районында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда катнаштылар. Күчмә чараның модераторы-Татарстанда эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев.

Грипп-кискен йогышлы авыру, ул күбесенчә югары һава юлларына тәэсир итә һәм югары температура, кискен зәгыйфьлек, көчле баш һәм мускул авыртулары белән агып тора. Гриппны төрле яшьтәге һәм һөнәр ияләре авырый. Авырулар саны көзге-кышкы чорга туры килә, анда халык ябык җилләтелми торган биналарда күбрәк вакыт үткәрә.

6 нчы декабрь көнне Мортыштамак авылы мәдәният йортында инвалидлар декадасы кысаларында  “Сындырмасын тормыш юллары...” дип исемләнгән  кичә булып узды.

Кичә концерт номерлары белән үрелеп  авыл мәдәният йорты ,китапханә ,авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре, авыл кешеләре көче белән әзерләнгән чәй табыны артында  үтте.


6
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

5 нче декабрьдә "Җәлил гимназиясе" ндә РФ һәм ТР Дәүләт флагларын кертү тантанасы узды. Линейкага әниләр чакырылган иде, алар Әниләр көненә багышланган "Алтын куллар әниләре" күргәзмәсендә катнаштылар. Гимназия директоры Г. Н. Булатова аларга күргәзмәдә актив катнашулары өчен грамоталар тапшырды.

«Бердәм РОССИЯ» партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә һәм Сарман муниципаль районының өстәмә мәйданчыкларында, Партия оешуга 21 ел тулу уңаеннан, гражданнарны кабул итү декадасы дәвам итә.
Бүген партиянең Сарман җирле бүлегендә VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Глушков Геннадий Николаевич гражданнарны кабул итте. 

Янгын куркынычсызлыгы буенча эш  Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында мөһим урын алып тора. Шул рәвешчә, өлкән төркемдә тәрбияләнүче балалар янгынга юл куймау максатыннан "Теремкәйгә килегез, утны сүндерегез" дигән әкиятне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Театр барышында балалар янгын сүндерү һәм янгын булдырырга мөмкин булган предметлар белән таныштылар. Ут белән уйнау нинди зыян китерә алуы турында күп әйбер белделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International