ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2022 ел
җомга

Бәйге ике этапта уздырылды. Анда катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча билет сорауларына җаваплар бирделәр, машина йөртү осталыкларын күрсәттеләр. Нәтиҗәдә I урынга – Петровка Завод авылыннан Илгиз Шәяхмәтов, II урынга – Ләкедән Илдус Әгъләмов, III урынга Юлтимер авылыннан Мозаффар Исхаков лаек булды. Кормаш авылыннан санаулы көннәрдән соң 89 яшен тутырырга җыенучы Гомәр Миңнегалиев һәм Чукмарлыдан Мисбах Ризатдинов та алардан әллә ни калышмадылар.

Бәйгедә катнашучыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде.

- Активлыгыгыз һәм кыю йөрәгегез өчен рәхмәт! – диде ул аларга.

Ел саен Сарман районы Башкарма комитетының архив бүлеге Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивы игълан иткән конкурсларда катнаша. Алар арасында муниципаль архивларга грант ярдәме. Агымдагы елда Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты беренче тапкыр номинациягә интерактив җиһазлар (сенсор экранлы интерактив өстәл) кертте.

«Бердәм РОССИЯ» партиясе оешу көне уңаеннан

     Буген Гайфуллиннар  гаиләсе  50  еллык  юбилеен билгеләп утәләр. Бергә яшәүнең илле еллык юбилее кыйммәтле металл хөрмәтенә Алтын туй дип аталган. Алтын - авырлык белән табыла, шулай ук гаилә тормышы да озак вакытлар төзелә.      

       Гайфуллин Илгиз Газиз улы 5.12.1950 конне Архангельск өлкәсендә туган. 1960 елда ул әти-әнисе белән Әлмәт районының Шарлама авылына күчеп килгән. 8нче сыйныфка кадәр авылда укыган, аннары Яңа Михайловкада, 9-10 сыйныфларны -  Җәлил мәктәбендә укыган. 1969-1971 елларда армиядә хезмәт иткән. Армиягә кадәр һәм армиядән соң Сөләй УТТсында эшли, 1974 елда АПХда шофер булып эшли. 1996 елда ул кабат УТТга эшкә урнаша: механик, гараж начальнигы булып эшли. 2011 елда аннан лаеклы ялга чыга.

          Гайфуллина Алсу Харис кызы Әлмәт районы Шарлама авылында  25.03.1950  көнне туган.  8 нче сыйныфка кадәр Сөләй мәктәбендә укыган. 9-10 сыйныфларны Әлмәт мәктәбендә укыган. 1967 елда Бөгелмә шәһәренен медицина училищесына укырга кергән. Училищены тәмамлаганнан соң Яңа Кәшер авылында эшлэгэн. Алсу Харис кызы 30 ел буе Җәлил хастаханәсенен балалар поликлиникасында шәфкать туташы булып эшләгән, шуннан лаеклы ялга чыккан.

          Илгиз Газиз улы һәм Алсу Харис кызы Әлмәт районының Шарлама авылында танышканнар. 1972 елның 4 декабрендә өйләнешкәннәр. Гайфуллиннар гаиләсендә ике бала, ике онык бар. Гайфуллиннар гаиләсе бүгенге көндә Җәлил посёлогында яши.

          Шушы матур көндә юбилярларны әлеге күркәм дата белән котларга дип  Җәлил посёлогы муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р.А., Җәлил посёлогы Советы оештыру эшләре бүлеге башлыгы Гарифуллина Г.И., Җәлил УТТ профсоюз комитеты рәисе Ибатуллин И. К., ветераннар Советы рәисе Минһаҗева А. Г., Җәлил посёлогы хастаханәсенең табиб-педиатры Заһидуллина О. И., педиатр Мугинова В.Ф. котладылар. Барлык кунаклар да юбилярларга ин куркәм котлауларын житкерделәр  һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

                                                                                       Жэлил поселогы башкарма комитеты

     Гомер-гомергэ  кешеләр үз йортларын яшел үсемлекләр, голлэр белән бизилэр, алар узлэренэ табигый гармонияне якынайталар. Яшел дусларыбыз күзләрне яфраклар,  ачык тослэрдэге  чәчәкләр белэн кешелэрне сөендерэ, өйлэрне бизәп кенә калмыйлар, олы яшьтәге кешенең тормышына зур файда китерәләр, физик һәм эмоциональ сәламәтлеккә уңай йогынты ясыйлар.

     30 ноябрьдә, «Игелекле эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында һәм инвалидлар декадасы алдыннан, "Бердәм Россия" партиясенең Сарман җирлеге бүлекчәсе башкарма секретаре Сафина А.Ф. һәм «Җәлил гимназиясе»нен 10 класс укучысы, Татарстан Республикасының «Яшь Гвардия» Сарман җирлеге бүлекчәсе әгъзасы Якупов Илназ Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында голлэр утыртуны оештырдылар.

     Интернат йортында яшэучелэр игътибар һәм кайгырту өчен рәхмәт белдерделэр. Олы яшьтәге кешеләрнең йөзендә елмаю күрү нинди рәхәт!

 

                                                                                                                         Жэлил поселогы башкарма комитеты

2022 елның 28 ноябрендә «М.Г. Юзлибаев исемендәге Җәлил балалар музыка мәктәбендә» Әниләр көненә багышланган концерт булды.

1 нче декабрь көнне "Җәлил гимназиясе" ндә 8-11 нче сыйныф укучыларының ата-аналары өчен мәктәп ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссия рәисе Сәхипова И.Р., мәгариф бүлеге методисты Әхмәтшина Р. Р., Сарман агроколледжы вәкиле, директорның уку буенча урынбасары Миннәхмәтова Р.Ф. һәм фән укытучылары чыгыш ясады. Ата-аналарга БДИ тапшыру тәртибен аңлаттылар. Яшь буында патриотик хисләр тәрбияләүгә юнәлдерелгән профилактик әңгәмә үткәрелде.

     1 нче декабрь коне  Җәлил посёлогы муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Рәфыйк Әзһәм улы ел дәвамында актив һәм нәтиҗәле эшләгәннәре өчен ветераннар Советы активын истәлекле бүләкләр белән бүләкләде.

                                                                                          Җәлил поселогы башкарма комитеты


1
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Региональный оператор «ГТО» в Татарстане запускает
новогоднюю акцию «СнеГоТОвник»

Региональный оператор «ГТО» в Республике Татарстан запускает новогоднюю акцию «СнеГоТОвник» – уличные состязания по лепке снеговика в стиле ГТО.
Акция проводится во всех муниципальных образованиях с 5 по 20 декабря. Участникам необходимо слепить снеговика в стиле ГТО и записать процесс на видео. Лучший видеоролик от каждого района будет направлен в оргкомитет конкурса. Он будет опубликован на официальной странице ГТО района во ВКонтакте.
Всего победителей акции будет 5. Тройка призеров «СнеГоТОвник» определится оффлайн голосованием судейской коллегии, четвертый определится по наибольшему количеству лайков под видеороликом ВКонтакте, а пятого выберут при помощи генератора случайных чисел (номер муниципального района будет определяться в соответствии с алфавитным порядком). 
Все команды-победители получат дипломы и сувенирную продукцию с символикой ГТО. Участники получат сертификаты участников.
Требования к видеороликам:
- разместить видео на странице ВФСК «ГТО» муниципального района в социальной сети ВКонтакте (страница должна быть открыта);
- видеоролик должен содержать в себе выполнение условий конкурса и иметь общую продолжительность не более 1 минуты;
- допускается участие в видеоролике не более 5 участников;
- в видеоролике должны присутствовать элементы с символикой ГТО;
- в видеоролике должен присутствовать атрибут Нового Года (ёлка, мишура, надпись и т.д.), с соблюдением правил безопасности.
Желающие принять участие в акции могут обратиться в Центр тестирования ГТО своего района. Контактные данные можно узнать на официальном сайте ГТО РТ.

1-10 декабрьдә районда Инвалидлар ункөнлеге уза. Бу чорда бик күп чаралар уза. Аларның берсе бүген үтте. Районның инвалидлар җәмгыяте Пленумы утырышы үткәрелде. Утырышта Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сәхипова Индира Рәис кызы, социаль яклау начальнигы Гыйльметдинова Лилия Мирзаһит кызы, социаль иминиятләштерү начальнигы Корбиева Нурия Зәкәрия кызы, хәрби комиссариатның Сарман һәм Мөслим районнары буенча мобилизация бүлеге җитәкчесе Миңнегулов Камил Нәҗип улы, баш табиб урынбасары Галиев Рамил Габдулла улы катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International