26 нчы ноябрьдә 2 нче "А" сыйныфында Әниләр көненә багышланган чара үткәрелде. Балалар концерт белән чыгыш ясадылар, әниләр өчен конкурслар һәм уеннар үткәрелде, эниләр открыткалар белән бүләкләнделәр. Моннан тыш, чәй мәҗлесе оештырылды. Чара күңелле һәм дәртле үтте. Балалар һәм әниләр канәгать калдылар.
26 ноябрь көнне, Югары Чыршылы авылы мәдәният йортында, Әниләр көне уңаеннан, бәйрәм кичәсе үтте. Авыл жирлеге башлыгы Камалетдинов Илсур Наил улы бик жылы итеп әниләрне бәйрәм белән котлады. Бәйрәм уңаеннан, авыл үзешчәннәре, Ахунжанова Рима Хавиз кызының “Ач күзеңне, дөнья бу!” дигән спектаклен сәхнәләштерделәр.
Авылыбызның олкәннәре арасында үзенең юбилейына- түгәрәк санга барып җитүчеләренең берсе- Прасова Зинаида Прокопьевна. 25 нче ноябрь көнне Зина апага-90 яшь тулды.
Россиядә Аналар көне ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә үткәрелә.Шушы бәйрәм уңаеннан Мортыштамак авылы мәдәният йортында зур концерт оештырылды. Концерт әниләргә багышланган моңлы җырлар, дәртле биюләр, матур шигырьләр белән үрелеп барды.
24-26 ноябрьдә Зәй шәһәренең "Старт" клубында («Спорт энергиясе» футбол манежы) Татарстан Республикасының «Сәламәтлек» XIX авыл Спартакиадасы программасы буенча авыл районнарының ирләр командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының зона этабы узды. Ярышларда 12 муниципаль районнан командалар катнашты: Ютазы, Сарман, Чирмешән, Әлки, Яңа Чишмә, Аксубай, Азнакай, Түбән Кама, Актаныш, Әлмәт, Зәй һәм Алексеевск.
27 ноябрьдә Әлмәт шәһәрендә спорт мәктәбе бадминтончылары “Татарстанның бадминтон өметләре” ярышларының зона турында катнаштылар.
2012 елда туган һәм аннан кечерәк малайлар арасында Диас Әхмәдуллин 2нче урын,
Тимур Мәвләветдинов 3нче урын яуладылар.
Тренер Илдар Гәрәев.
26 ноябрьдә Лениногорск шәһәрендә йөзү буенча ярышлар узды , анда безнең Сарман районы Җәлил шәһәр тибындагы 1нче спорт мәктәбе командасы 2нче урынны алды.
Узган ялларда 1нче спорт мәктәбе тренеры Миңнехуҗин Алмаз Илдар улы полиция генерал-лейтенанты А. Ф. Әхмәтханов истәлегенә багышланган Көрәш буенча Бөтенроссия турнирында катнашты, анда мактаулы өченче урынны алды! Алмаз Илдар Улын Котлыйбыз! Алга таба да җиңүләр телибез!
25 ноябрь көнне, Чураш авыл китапханәсендә, әниләр көне уңаеннан «Әниемнең җылы кочагы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
Китап укучылар игътибарына Ана-Хатын-кыз темасын күзалларга ярдәм иткән, олы затларыбызга багышланган китаплар, журнал мәкаләләре тәкъдим ителде. Шулай ук биредә безнең тормышыбызга ныклап үтеп кергән әниләр бәйрәме тарихы турында да белергә була иде.
Район Башлыгы Ф.М. Хөснуллин мобилизацияләнгән сарманлылар белән очрашты. Казан-Экспо һәм танк полигонында хәрби әзерлек буенча өйрәнүләр үтүче егетләребезгә күчтәнәчләр, беренче чираттагы кирәк-яраклар тапшырды.