ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Җәлилнең 1нче мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Дөлкарнаев Айнур геология буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль этабында җиңүче булды. Котлыйбыз! Киләсе этапта уңышлар телибез.


29
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген 2022 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасының Сарман муниципаль районының Җәлил балалар сәнгать мәктәбендә 21.10.2022 ДСП №235 оператив штабы карарын үтәү йөзеннән, коллективның чираттагы җыелышы булды, анда мәктәпнең террорчылыкка каршы саклану һәм янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре каралды. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта, диверсияләр һәм террорчылык актлары янаганда, мәктәпне физик яктан яклауның торышына өстенлек биреп, кешеләрне эвакуацияләү гамәлләрен һәм планнарын эшкәртү буенча уяулыкны арттыруга юнәлтелгән персонал белән өстәмә инструктажлар үткәрелде.

“Они сражались за Родину” циклы кысаларындагы очрашуыбызның чираттагысы, 18 яше тулуга фронтка китеп, Җиңү яулап кайткан ветераннарыбызның берсе –Валиев Мирзаһит абыйга багышланган иде. Дөресен генә әйткәндә, вакытында ветераннарыбыз  белән шушы видеоларны төшерүне оештыруыбызга сөенеп туя алмыйбыз. Чөнки әле берничә ел элек кенә укучылар янына очрашуларга ветераннар үзләре килә алган булса, бүгенге көндә андый мөмкинлек бөтенләй юк диярлек. Бүгенге көндә Мирзаһит абый да инде арабызда юк, әмма видеоязма аның яшьлеге турында, дәһшәтле сугыш хакында булган хәтирәләрен бүген дә саклый...

Башта аларны алты айга якын Горький өлкәсенең  Богородский шәһәрендә автомәктәптә укыталар. 1943 елның салкын буранлы кышкы бер көнендә 80 машинаны, эшелон белән, Орел ягына җибәрәләр. Гвардия сержанты Мирзаһит Вәлиев хезмәт иткән икенче удар танк армиясенең 62 девизиясе 49 полкы сафтан чыккан танк, машиналарны ремонтлау белән шөгыльләнә, фронтны пушкалар, снарядлар, ягулык-майлау материаллары, азык-төлек белән тәэмин итә.Нинди генә юллар үтми дә, нинди генә бәрелешләрнең шаһиты булмый. “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, “Батырлык өчен” һәм “Георгий Жуков” медальләре белән бүләкләнә.

Туган авылына бары 1947 елның апрелендә генә кайта.Сугыш беткәннән соң да әле ике ел Германиянең Нейруппен шәһәрендә хезмәт итә.

Без бу видео язманы төшергәндә Мирзаһит абый, кызганычка каршы сукыр иде инде. Ләкин, сезнеңчә бәхет нәрсәдә дигән сорауга ул болай дип җавап биргән иде: “Сугыш афәтләреннән исән-сау туган ягыма кайтып яши алу, бүгенге картлык көнемдә балаларымның кадер-хөрмәтен тоеп яшәү чиксез олы бәхет”. Чыннан да, бәхет уңышлар данәсеннән генә дә тормый, аны үлчәүләргә дә салып үлчәп булмый икән. Әмма, илебез имин, тыныч булганда без барыбызда бик бәхетле бит. Әңгәмә барышында, Сарман урта гомуми белем  бирү мәктәбенең 10 сыйныфлары укучыларына, нәкъ менә шушы фикерләрне җиткерергә тырыштык.

Бүген район Башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте.

Кабул итүгә җирлек башлыклары, Башкарма комитет, район оешмалары бүлекләре урынбасарлары һәм белгечләре чакырылган иде. Алдан кабул итүгә язылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ала алдылар.

Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.

29 ноябрьдә Сарман муниципаль районы башлыгы каршындагы эшкуарлар Иҗтимагый советы утырышы узды. Утырышта район башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы, Татарстан Республикасы фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары Ассоциациясе президенты Байтемиров Камияр Миҗагит улы һ.б. оешма һәм предприятие җитәкчеләре катнашты. 

Утырышта Сарман муниципаль районында кече һәм урта бизнесны үстерү, агросәнәгать комплексында хуҗалык итүнең кече формалары турында темалар яктыртылды. Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе Советы әгъзалары эшкуарларны Ассоциация эшчәнлеге, үсеш перспективалары турында таныштырдылар. Шулай ук кече һәм урта бизнес субъектлары утырыш барышында салым законнарындагы яңалыклар, Роспотребнадзор тикшерүләре турында белделәр.

Утырышка йомгак ясап, район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы район территориясендә кече һәм урта бизнесны үстерүгә керткән өлешләре өчен эшмәкәрләргә һәм мобилизацияле гражданнарга гуманитар ярдәм җыйган активистларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Утырышта катнашучыларны таныштыру өчен район җитештерүчеләре, фермер хуҗалыклары , шулай ук үзмәшгульләр эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылган иде. Концерт номерлары чараның бизәге булды.

Бүген Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Хөснимәрданова Розалия Раиф кызы Иске Кәшер урта мәктәбенең 7-11 сыйныф укучылары белән «ничек IT-эшмәкәр булырга» дигән темага «Сан дәресе» үткәрде. Дәреснең төп максаты: IT-өлкә белән бәйле стартаплар турында сөйләшү. IT- ничек эшмәкәр булырга мөмкин.

28 ноябрь көнне Карашай Саклау авылы мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган кичә булды. Авыл җирлеге башлыгы Хөсниева Вероника Вячеславовна әниләрне бәйрәм белән котлады.Концерт җырлар, матур шигырьләр, әниләр көненә багышланган балалар спектакле белән үрелеп барды.

Татарстанда 28 ноябрьдә «ГТО комплексының инвалидлар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар тарафыннан сынау нормативларын үтәү буенча тестлар оештыру» курслары старт алды. 72 с курслар Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университеты базасында уза. Татарстанда Идел буе университеты белән берлектә ГТО региональ операторы тарафыннан эшләнгән курсны республиканың 16 районыннан 36 кеше тыңлады. Ачылышта тыңлаучыларны региональ оператор рәисе Эдуард Иванов сәламләде.

60 ел бергә


28
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген 28 нче ноябрьдә линейкада балалар алдында «Татнефть» хәйрия фонды вәкиле Яһүдина З.Ф. чыгыш ясады. 2021-2022 нче уку елы республика олимпиадалары призерлары, 10 нчы сыйныф укучылары Сагидуллин Альберт һәм Харисов Ренат, аларны әзерләгән укытучылар Рәхимов Ринат Фадит улы һәм Гәрәева Венера Азат кызы сертификат һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International