ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 27 октябрендә Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Әнвәр Закиров Сарман районында яшәүчеләрне кабул итәчәк.

Кабул итү Сарман район суд приставлары бүлегендә Сарман авылы, Куйбышев урамы, 86 йортта узачак.

Кабул итүгә телефон аша язылырга мөмкин: 8(843)514-92-21, 8(843)514-92-02, 8(85559) 2-48-37. Үзең белән паспорт яки нотариаль рәсмиләштерелгән ышаныч кәгазе булырга тиеш.


25
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

Олуг юбилее белән ветеранны район Башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Мортыштамак авыл җирлеге, ветераннар советы әгъзалары, балалары, оныклары да Нәҗибә апаны юбилее белән тәбрикләп, сихәт гомер теләделәр.

- Минем өчен бүгенге көн икеләтә истәлекле. Оныгым Ильяс контракт хезмәтеннән кайтты. Ил-көннәребез тыныч булсын, исән-сау яшик, - диде ул.

Гомере буе авыр хезмәтләр башкарган, эретеп ябыштыручы булып эшләгән Нәҗибә апага карап, бер дә үз яшен бирмисең әле. СөбханАлла, күз тимәсен. Акыллы, төпле фикерле, хәтере дә бик яхшы.

Бүген 12-23 октябрьдә шикәр чөгендере игү һәм җыеп алу буенча комбайнчылар, механизаторлар һәм агрономнар арасында ярышларда җиңүчеләр билгеләнде.

Аларны Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Илнур Салихов бүләкләде.

Тулырак sarman-rt.ru сайтында укыгыз.

Кучмә семинар.

Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне кысаларында Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән азык-төлек җыелмалары тапшырылды.

"Җәлил гимназиясе "ндә 7 нче октябрьдән 22 нче октябрьгә кадәр психология атналыгы узды. Аның кысаларында берничә көн дәвамында балаларда һәм яшүсмерләрдә мәдәниятара коммуникация, стрессларга каршы торучанлык, шулай ук имин психологик кәеф формалаштыруга, укучыларның уңай мотивациясенә ярдәм итүче чаралар узды.

 «Мәрхәмәтле Татарстан»этабында катнашу

Халыкара Икмәк көне бөтен дөньяда 16нчы октябрьдә билгеләп үтелә. Рухи-әхлакый тәрбия бирү һәм балаларны икмәкне кадерләү максатыннан безнең гимназиядә әлеге мөһим темага багышланган чара узды. Балалар икмәкнең ничек җитештерелүе һәм һәр икмәккә күпме хезмәт кертелүе турында сөйләделәр. Табышмаклар чишелде. Балалар авыр сугыш чоры, блокадалы 125 грамм икмәк турында презентация карадылар. Бу чарада укучыларның ата-аналары да актив катнашты. Икмәк-күмәч әйберләреннән күргәзмә оештырылды. 

 17-21 октябрьдә мәктәптә Бөтенроссия "Психология атналыгы"үткәрелде. Психологик атналыгының максаты: мәктәп укучылары һәм укытучыларының психологик культурасын үстерү һәм формалаштыру, укучыларның һәм укытучыларның психологик сәламәтлеген саклауга, ныгытуга ярдәм итү, инновацион технологияләр аша сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләренә тарту. Чарада катнашучылар: 1-9 нчы сыйныф укучылары, мәктәп педагоглары. Атнаның һәр көне билгеле бер темага багышланган. Психология атнасының барлык чаралары да яхшы психологик кәеф һәм укучыларның уңай мотивациясен формалаштырырга ярдәм итә

   22 нче октябрьдә атналыкка нәтиҗә ясалды.


24
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Районда өченче квартал нәтиҗәләре буенча терлекчеләрне бүләкләделәр

Бүген Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең терлекчелек буенча консультанты Рамилә Моратова, фермаларда һәм комплексларда булып, 2022 нче елның өченче кварталы нәтиҗәләре буенча алдынгы терлекчеләрне бүләкләделәр, аларга акчалата сертификатлар тапшырдылар, авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Тулырак sarman-rt.ru сайтыннан укый аласыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International