ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2022 ел
җомга

Безнең балалар бакчасында барлык төркемнәрдә көзге бәйрәмнәр узды. Көз кызы һәр төркемгә кунакка килде, ә балалар аны җырлар, биюләр, әкиятләр, уеннар, шаяртулар белән кадерле кунак итеп каршы алдылар! 
Балалар бакчасында Көз бәйрәме иң яраткан чараларның берсе булып тора, чөнки нәкъ менә тантаналы иртәләр вакытында балалар күңел ачып, башкаларга да үзләрен күрсәтә ала. 
 Көзге тылсым балаларга күптөрле шатлыклы тәэсирләр бирде. Әкияти персонажлар уеннар һәм шаярулар белән сөендерде. Әлбәттә, күчтәнәчсез нинди бәйрәм? Көз барлык яшь төркемнәрендәге балаларга тәмле алма китерде. Бәйрәм катнашучыларга да, балаларның чыгышын карарга килүчеләргә дә шатлык һәм ләззәт китерде.дзюдо

Сарман һәм Мөслим районнарының ир-егетләре өлешчә мобилизация кысаларында Казанга өстәмә хәрби әзерлек узарга киттеләр. Якташларыбызны озатуда район Башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты һәм егетләргә хәерле юллар, туган якларына исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде. "Сез чын патриотлар, без сезнең белән горурланабыз", - диде район Башлыгы егетләргә мөрәҗәгатендә.

Егетләргә юлга кирәк-яраклар тутырылган рюкзаклар тапшырылды, азык-төлек белән пакетлар бирелде.

"Прощание славянки" маршы  астында егетләрне хәрби хәрәкәтләр ветераннары, дуслары, туганнары, якыннары озатып калды.

27 октябрьдә Җәлил бистәсенең 3 нче санлы "Алёнушка" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме  балалары бистәбезнең сәнгать мәктәбенә экскурсиягә бардылар. Балаларны биредә эшләүче педагоглар  ачык йөз белән каршы алды, укучылар тарафыннан ясалган эшләр белән таныштырды. Акварель буяулар, гуашь белән ясалган пейзаж, портрет, натюрморт жанрында эшләнгән картиналар һәм декоратив-кулланма юнәлешендәге эшләр балалар күңеленә хуш килде. Шулай ук Җәлил рәссамы Веретенников Валерий Петровичның 70 яшьлек юбилеена багышланган "Йөрәк түрендәге туган як!" күргәзмәсен бик яратып карадылар. Сәнгать мәктәбендәге экскурсия балаларда уңай тәэсирләр генә калдырды!


27
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Сарман муниципаль районында Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов катнашында Татар телен Һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча зональ семинар-киңәшмә узды.

Гадәттәгечә, октябрьдә, Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында көзге бәйрәмнәр уза. Балалар бакчасында үткән бәйрәм - ул  гаҗәеп могҗизалар, сихри буяулар, балаларның көлүләре, елмаюлары һәм күңел ачулар. Көз бик күңелсез, дисәләр дә,көз бәйрәме балалар бакчасында иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Чара күңелле, кызыклы, мавыктыргыч булды.


26
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

25нче октябрь көнне "Җәлил гимназиясе" нең 1 нче сыйныф укучылары Сарман муниципаль районы ЮХИДИ вәкиле Ситдыйкова А.Р. белән очраштылар. Балалар алдында ЮИД "Огоньки" командасы чыгыш ясады. "Яңа хәрәкәт" мәктәп укучылары үзидарәсе президенты Якупов Илназ укучылар белән викторина үткәрде.

Бүген Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Хөснимәрданова Розалия Раиф кызы Александровка мәктәбенең 7-8 сыйныф укучылары белән «Яңа циффрлы сәнгать» темасына «Цифрлы дәрес» үткәрде. "Яңа цифрлы сәнгать" темасы буенча дәрес укучыларның игътибарын XXI гасырда ИТ-өлкә үсеше буенча фикер алышынган һәм перспектив юнәлешкә юнәлтәчәк. Санлы сәнгать, шул ук Компьютер сәнгате, ул digital-сәнгать - компьютер программаларын һәм технологияләрен куллануга нигезләнгән сәнгать юнәлеше, нәтиҗә санлы формада сәнгать яки музыка әсәре. Бөтен дөнья буенча it-лабораторияләрдә тормышның төрле өлкәләре өчен ясалма интеллект эшләнмәләре бар, шул исәптән зур күләмле мәгълүматлар белән эш итү. Мәсәлән, музыка белән.

2022 елның 27 октябрендә Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Әнвәр Закиров Сарман районында яшәүчеләрне кабул итәчәк.

Кабул итү Сарман район суд приставлары бүлегендә Сарман авылы, Куйбышев урамы, 86 йортта узачак.

Кабул итүгә телефон аша язылырга мөмкин: 8(843)514-92-21, 8(843)514-92-02, 8(85559) 2-48-37. Үзең белән паспорт яки нотариаль рәсмиләштерелгән ышаныч кәгазе булырга тиеш.

Чираттагы очрашуыбыз “Они защищали отчий дом” проекты кысаларында “Они сражались за Родину” дип исемләнгән чаралар циклына багышланган иде.  Үсеп килүче буын Бөек Ватан сугышы турында тарих битләреннән, төрле фильмнардан, әңгәмәләрдән ишетеп кенә белә. Кызганычка каршы, хәвефле елларны кичереп, сугыш кырыннан исән әйләнеп кайткан ветераннарабыз рәтләре елдан ел сирәгәя. Элегерәк ветераннар белән һәрдаим очрашулар оештырылып торса, бүген андый мөмкинлек бөтенләй юк диярлек.

Ләкин Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее фондларында уникаль видеоязмалар саклана. Әлеге видеоязмаларда ветераннарабыз сугыш еллары истәлекләре, үз күзләре белән күргәннәре, башларыннан кичкәннәр белән уртаклашалар. 

Сарман гимназиясенең 6А сыйныфы укучылары игътибарына райондашыбыз,  Бөек Ватан сугышы ветераны, Хамитов Гыйлмөхәммәт Зиятдин улының истәлекләре тәкъдим ителде. Гыйлми бабай (үзенә шулай дәшәргә кушарга иде ул) бүген безнең арабызда юк, бары тик шушы видеоязмада гына һаман да елмаеп тора. Укучылар өчен мондый чаралар бик мөһим, чөнки сугыш, тыл ветераннарына хөрмәт, ватанпәрвәрлек хисләре Гыйлми бабай кебек Җиңү язын якынайткан батыр йөрәкле кешеләр үрнәгендә тәрбияләнергә тиеш. Без, тыныч тормышта яшәүчеләр, алар алдында түләп бетермәслек  бурычлы.

Очрашуыбызны йомгаклап һәрвакыттагыча кечкенә генә әңгәмә ясадык. Һәм сөйләшү барышында “Ә ни өчен без ветаннарыбыз хакында хәтерне сакларга тиеш соң, әллә кайчан үткән  вакыйгалар бит инде ул?” дигән сорауга “Чөнки алар булмаса, без бүген булмас идек” дигән җавапны ишетү чиксез сөенечле, рәхәт булды. Димәк, үсеп килүче буын дөрес фикердә, дөрес юнәлештә тәрбияләнә, димәк, үткәргән чаралар, очрашуларның, төрле яклап алып барылган күмәк тәрбия эшенең нәтиҗәсе бар.

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов йөкләмәсен үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Ф. Х. Мөхәммәтшин тәкъдиме буенча 26 октябрьдә Җәлил 1нче мәктәбендә укучыларга хокукый белем бирү буенча  республика дәресе үткәрелде. Җәлил муниципаль район башлыгы Кәримова Р. А., мәктәп директоры Лотфуллина Г. Ф., балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча инспектор Газизуллина Р. Р., җәмгыять белеме укытучысы Ягудина З. Ф. дәрестэ катнашты


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International