ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

«Сарман» кинотеатрында, өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган декада кысаларында, түләүсез сеанслар үткәрелде. «Нигез йорт», «Бибинур»,   «Кияу- балакай» исемле нәфис фильмнар күрсәтелде. Ветераннарны котлап, күчтәнәч тутырылган пакетлар өләшенде.

Сарман үзәк китапханәсендә виртуаль чынбарлык чыбыксыз шлемының технологиясен һәм методологиясен сынау бара.Җайланма ГАҖ  “Татнефть»тә җиңгән грант хисабына сатып алынды. Виртуаль чынбарлык (VR) турында сөйләшкәндә, фантастик фильмнар искә төшә. Бүгенге көндә бу технология фантазия түгел, ул әкренләп безнең көндәлек тормышыбызның бер өлешенә әверелә. Бүген,24 октябрьдә, китапханә хезмәткәрләре Сарман гимназиясенең 6 нчы сыйныф укучылары өчен виртуаль экскурсия үткәрде.

Бүген районда икенче төркем мобилизацияләнүчеләрне озаттылар.

Сарман һәм Мөслим районнарының ир-егетләре өлешчә мобилизация кысаларында Казанга өстәмә хәрби әзерлек узарга киттеләр. Аларны хәрби комиссариаттан якыннары озатып калдылар. Якташларыбызны озату тантанасында район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты һәм хәерле юллар, имин көннәр теләде.
- Бергә китәсез, бергә сөенеп кайтыгыз, - диделәр якыннары да.
Аерылышулар бик авыр, күрешүләр сөенечле булса иде. Исән-имин йөреп кайтыгыз, егетләр.

Узган җомгада Әлмәт инженерлык лицее базасында ел саен үткәрелә торган "Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе - 2022"конкурсының зона этабы узды. Безнең районнан Сарман гимназиясе укытучысы һәм самбо буенча тренер Харисов Айрат Фирдәвес улы катнашты.


22
октябрь, 2022 ел
шимбә

Бүген Сарман hәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариат бүлегеннән бер төркем райондаш hәм күрше Мөслим районыннан ир-егетләрне Казан шәhәренең җыелу пунктына озаттылар.

 

Якыннары, туганнары аларга хәерле юл теләп калдылар. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин егетләрнең Ватанга тугрылыклы hәм үрнәк булуларын билгеләп үтте:

- Бүген, Рәсәй Президенты Указы, республика хәрби комиссары приказы нигезендә, хәрби операция кысаларында, беренче команданы озатабыз. Егетләр, сез - Ватаныбызның патриотлары, без сезнең белән горурланабыз, исән-имин йөреп кайтуыгызны телибез, - диде hәм юл кирәк-яраклары салынган рюкзаклар тапшырды.

Уку полигонына китүче егетләребез -Ләке авылыннан Евгений Лычак hәм Виталий Егоров белән сөйләшеп алдык.

- Без булмасак, тагын кем барырга тиеш? Барысы да әйбәт булачак. Гаиләләребез, якыннарыбызны без сакларга тиеш, - диделәр алар.

Исән-сау булыгыз, якташлар, иминлектә очрашулар насыйп итсен. 


21
октябрь, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасының Милли музеенда "Җиңү адымнары -2022" республика проектының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Мәктәп командасы ике номинациядә бүләкләнде. 

Бүген Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җибәрү оештырылды. 

Әле яңа гына кебек, Сарысаз Тәкермән авылында яшәүче Гыйләҗева Сәлимә Фәрвәй кызының 90 яшен билгеләп үткән идек.

Радиочыгыш

Күчмә семинар-киңәшмә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International