ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2022 ел
җомга

7 октябрь конне Иске Кәшер авыл җирлеге Урта Кәшер авылында узара салым хисабына төзелгән обелиск ачылды.

Бүген район пенсионерлары спартакиадасы кысаларында "Күңелле стартлар" уздырылды. Күңелле стартларда катнашучыларга "Дулкын" спорт комплексына  сертификатлар тапшырылды.

Бүген Сарманда авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе узды.

Ярминкәдә агрофирмалар, фермерлар, шәхси хуҗалыклар, авыл җирлекләре, мәктәпләр һәм балалар бакчаларының үзләре җитештергән продукциясе тәкъдим ителде. Ярминкәдә катнашучылар алдында район мәдәният йорты үзешчәннәре концерт программасы белән чыгыш ясады.

Ярминкәне район Башлыгы Фәрит Хөснуллин карап чыкты, ул һәр палатканың ассортиментын карады, бәяләр белән танышты.

Шәрләрәмә авыл җирлеге хезмәткәрләре Сарманда уздырылган ярминкәдә.


6
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Югары Чыршылы авыл  җирлегендә  гражданнарның үзара салым акчасына су башнялары буялды.

Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, хезмәт юлын лаеклы  узган ветераннарыбыз.

Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, тормыш авырлыкларын иңнәрендә күтәргән әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.  Тормышыбыз яхшы, тыныч булсын өчен төнне – көнгә ялгап эшләгән өлкән буын өчен музейда һәрдаим чаралар, экскурсияләр оештырылып тора. Аның чираттагысы Халыкара өлкәннәр көненә багышланган иде. “Шәфкатъ” сәламәтләндерү үзәгеннән килгән абый – апалар үзләренең яшьлекләрен искә төшереп, үткән тормыш юлы хәтирәләре белән уртаклашып музей бүлмәләре буенча Сарман ягы тарихы белән танышып йөрделәр. Ә кайчак сөйләүчегә кушылып истәлекләрен яңарттылар. Араларында инде лаеклы ялда булган мөгаллимнәр дә булу сәбәпле,  бу көн икеләтә бәйрәм булды. Хөрмәтле өлкәннәребез, Сезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез. Сез чын мәгънәсендә музей хезмәткәрләре өчен алтын багана, чөнки Сезнең белән аралашып без элеккеге тормышны беләбез, аны түкми-чәчми үсеп килүче буынга җиткерергә тырышабыз. Шулай озак еллар аралашып яшәргә язсын.

Иске Кәшер урта мәктәбендә Укытучылар көне һәм өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Педагогик хезмәт ветераннары һәм хәзерге педагогик коллектив чакырылган иде. Бәйрәм игелек, кайгырту һәм аңлау атмосферасында узды!

4 нче октябрьдә Җәлил бистәсенең 3 нче санлы "Алёнушка" балалар бакчасында ,өлкәннәр көненә багышланган, бәйрәм чарасы булып узды. Бу очрашуны балалар һәм балалар бакчасы коллективы алдан ук әзерләнеп көтеп алды: фойеда өлкәннәр көне уңаеннан котлаулар һәм балалар ясаган рәсем күргәзмәсе оештырылды. Озак еллар шушы бакчада хезмәт иткән, гомерләрен балалар тәрбияләүгә багышланган өлкәннәрне ачык йөз, тәмле сүз белән каршы алдылар.
  Бәйрәм сәламләү һәм котлау сүзләре белән башланып китте. Кичәне алып баручылар хөрмәтле кунакларга ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш теләде. Үзләренең мавыктыргыч концерт номерлары белән балалар чыгыш ясады. Кичә барышында өлкәннәр бик рәхәтләнеп төрле уеннарда, конкурсларда катнаштылар. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Кунаклар үткән хәтирәләрне, кызыклы вакыйгаларны искә төшереп, хәзерге вакыттагы шөгыльләре белән таныштырып, бик күңелле итеп аралашып утырдылар. Бәйрәм мөхите белән сугарылган чара кунаклар күңеленә хуш килде, аларда уңай тәэсирләр генә калдырды.

5 октябрь көнне Җәлил бистәсенең Мәдәният сараенда Укытучы көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасының музыка җитәкчесе Филиппова И.П. Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф бүлеге Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Котлыйбыз һәм алга таба да эшләрендә уңышлар телибез!


5
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Укытучылар көне - педагогларга авыр һәм намуслы хезмәтләре, сабырлыклары һәм игътибарлары, укучыларын уңышлы һәм бәхетле итеп күрү теләге өчен рәхмәт белдерү өчен искиткеч бәйрәм. Бүген Җәлил мәдәният сараенда педагоглар өчен Укытучылар көненә багышланган бәйрәм концерты булды.​ Педагоглар өчен чын бәйрәм әзерләнгән иде.

Мөхтәрәм укытучыларны Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Гөлшат Идрисова котлады, мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International