ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Иске Имән авыл җирлегендә Татнефть җәмгыяте ярдәме белән, су оешмасы эшчеләре су линияләрен алыштырды

Бүген район Советының утырышлар залында Сарман муниципаль районының наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы булды. Утырышны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Бүген утырышлар залында район Советында атналык киңәшмә узды. Киңәшмәне район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Шәрләрәмә авыл җирлегендә медицина хезмәткәрләре семинары булып узды

ООО УК «Гранат-Стан Групп» ярдәме белән Шәрләрәмә авыл җирлеге зиратларына илтүче юллар төзелә

"Җәлил" агрофирмасы " ҖЧҖ Тракторист-машинисты Радик Бәхтегәрәев "Сабантуй-2022"Республика милли бәйрәмендә авыл хуҗалыгы җитештерү алдынгыларын хөрмәтләү тантанасында катнашты.

“Тырыш” чишмэсендә чираттагы өмә.

       20.06.2002 елда Җәлил бистәсендә "Тырыш" чишмәсендә чираттагы өмә үткәрелде. Бу юлы җыештыруда Җәлил гимназиясе коллективы катнашты. Фоторәсемнәр буенча купме чүп җыелганы ачык күренә.

       Җәлил поселогында яшәүчеләргә һәм кунакларга мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсе килә: "Әйдәгез, табигатьнең матурлыгын һәм байлыгын саклыйк! Чүпләмэгэн жирдэ чиста!"

       Җәлил гимназиясе коллективына зур рәхмәтебезне белдерәбез!

                                                                                                   Жэлил поселогы башкарма комитеты

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» РФ Дәүләт программасы кысаларында Карашай-Саклау авыл җирлегендә Карашай-Саклау авылында тренажер мәйданчыгы төзелде

Дулкын СОК янындагы мәйданчыкта ир-атлар арасында пляж волейболы буенча район беренчелеге булып узды. Ярышта 6 команда катнашты. 3 урын-Мәгъсүмов Эдик һәм Салихов Айнур. 2 урын Мәүләвиев Рәмис, Нуриев Фаяз. Район чемпионнары булып Гәрәев Илназ һәм Исламов Рафаил танылды. Җәлил поселогыннан ике команда-Гәрәев Илназ, Исламов Рафаиль ( республикада 1 урын) һәм Ибраһимов Илмир, Галиев Рәмис тренер Владислав Викторович Нестеров белән Пермь краеның Березники шәһәрендә узган Россия беренчелегендә (Идел буе федераль округы) Татарстан Республикасы данын яклаячак. Аларга уңышлар телибез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International