Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге
полициягә чакыра
Россия Федерациясе гражданнары
18 яшьтән 40 яшькә кадәр
Полиция хезмәте-киләчәккә ышаныч!
Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Медицина хезмәткәре көне белән котлыйм!
Бүген район Советының кече утырышлар залында "Экояз 2022"республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.
Бүген район Советының утырышлар залында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең һөнәри белем бирү хезмәткәрләренең секция утырышы уза.
Бүген Сарман районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин килде. Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде.
16 июнь көнне Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй "балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме узды.Бәйрәмгә балалар янына татар әкият геройлары – Батыр, Шүрәле һәм Су анасы килде. Балалар белән бергә алар «Кашык һәм йомырка белән йөгерү», «Ат чабышлары», «Капчык киеп йөгерү», «Чүлмәк вату»кебек татар халык уеннарын уйнадылар.
Бәйрәм бик күңелле үтте!
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты. Объект җитәкчеләре һәм подрядчы оешмалар вәкилләре белән очрашты.
Бүген Даулы Болында өлкәннәр өчен Сабантуй бәйрәме оештырылды.
Татар халкының чиксез бай тарихи-мәдәни мирасы бар. Аны үсеп килүче буынга тапшыру - безнең бурычыбыз. Музейда үтә торган “Мирас угы” проекты татар халкының тарихын, мәдәниятен өйрәнүгә багышланган. Бүген безгә Күтәмәле мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар килде. Тарихны уеннар, риваятьләр, әкиятләр аша өйрәнү бик кызыклы. Идел буе Болгар дәүләте, Казан ханлыгы буенча “сәяхәт иткәндә” балалар бик күп тарихи фактлар, риваятьләр белән таныштылар, үзләре өчен яңа төрле һөнәрләр ачтылар. Кызлар “зәркәнче” булып, “кыйммәтле” ташлардан, энҗе – мәрҗәннәрдән муенсалар, беләзекләр ясадылар, туку станында палас тукыдылар. Малайлар исә тимерче һөнәрен үзләштерделәр, эш һәм сугыш кораллары белән таныштылар. Сәяхәт ахырында укучылар махсус ясалган пазллардан карта җыйдылар. Әлеге проектның максаты - балаларда кечкенәдән үк туган якка, туган телеңә мәхәббәт уяту; үз илең, халкыңның батырлыгы, каһарманлыгы белән горурлану хисләре тәрбияләү.
Әлеге интерактив чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантлары конкурсында җиңүче “Мирас угы” проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.
Бүген Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Розалия Хөснимәрданова Җәлил икенче санлы мәктәбенең «Солнышко» мәктәп яны лагере укучылары белән «клиентлар үзәге дәүләте» дигән темага "саннар дәресе"үткәрде.