ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Ямалетдинов Мансур Фазлетдин улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.Район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән юбилярны район Советы Аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлева котлады, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлекле бүләк тапшырды. Котлауларга Җәлил ш.т. б. башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлназ Идиатуллина, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина да кушылды.

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин чәчү кампаниясенең чираттагы бишкөнлегендә җиңүчеләрне бүләкләде.


24
май, 2022 ел
сишәмбе

Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады.

Бүген "Сарман гимназиясе" МББУнда 11 сыйныфны тәмамлаучы 25 укучы өчен Соңгы кыңгырау чыңлады.

Бүген соңгы кыңгырау "Сарман урта мәктәбе" нең 26 чыгарылыш сыйныф укучысы өчен дә яңгырады.

Сарман районы делегациясе район башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендә Мөслим авылында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсендә катнашты.

Бүген Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә Соңгы кыңгырау чыңлады.

Тантаналы линейкада авыл җирлеге депутаты Габбас Ризатдинов, Илез авыл җирлеге секретаре Әлфия Әгълетдинова, укытучылар, ата-аналар катнашты.

Буген Петровский Завод мэктэбе укучылары очен дэ "Сонгы кынгырау" бэйрэме узды.

Җәлил гимназиясе "Татнефть"хәйрия фонды грантына ия булды. Грант ярдәме кысаларында информатика кабинетын җиһазлау өчен 4,5 млн. сумнан артык җиһаз сатып алынды, бу регионның локаль проблемаларын хәл итүгә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итүгә, яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүгә, яшь буынны укыту һәм тәрбияләү өчен уңайлы мохит булдыруга юнәлдерелгән.

Менә соңгы кыңгырау да җитте!!! Гимназия ишегалдына укучылар, укытучылар һәм ата-аналар җыелды. Чарада катнашучыларның йөзләрендә шатлык яшьләре күренә. Бәйрәмдә мөхтәрәм кунаклар да катнашты, алар котлау сүзләре әйтеп, Җәлил гимназиясен тәмамлаучыларга барысы да яхшы теләкләр теләделәр. 9нче һәм 11нче сыйныф укучыларын бу искиткеч бәйрәм белән котлыйбыз һәм имтиханнарда уңышлар телибез! Балаларга олы тормыштан җиңел һәм якты юл телибез! Тормышта үз урыныңны табарга телибез! Гимназия ишекләре сезнең өчен һәрвакыт ачык!!!

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International