Петровка Завод урта мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды
Экологик икеайлык кысаларында Карашай-Саклау авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә
Хөрмәтле эшмәкәрләр!
Сезне Россия эшкуарлыгы көне – энергияле һәм инициативалы кешеләр, районда икътисади һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итүгә өлеш кертүче эшлекле берләшмә вәкилләре бәйрәме белән котлыйм.
Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексында 3.2 статья буенча административ җаваплылык каралган. Урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозу
1. Әлеге максатларда билгеләнмәгән урыннарда сәүдә итү, әлеге статьяның 3 өлешендә каралган очраклардан тыш, гражданнарга - 1000 сумнан алып 3000 сумга кадәр; вазыйфаи затларга - 5000 сумнан алып 10 000 сумга кадәр; юридик затларга-20000 сумнан 50 000 сумга кадәр административ штраф салуга китерә.
Бүген мәктәптә 2022 нче елгы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады.
24 нче май көнне Зиннәт Хәсәнов исемендәгеИске Кәшер урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Соңгы кыңгырау чыңлады. Бу истәлекле вакыйга белән балаларны, аларның әти-әниләре, килгән кунаклар, башлангыч сыйныф укучылары һәм, әлбәттә инде, аларның яраткан сыйныф җитәкчеләре котларга ашыктылар. Бәхетле чыгарылыш сыйныф укучылары котлаулар һәм котлау сүзләренә җавап итеп вальс биеделәр, җырлар җырладылар.
Соңгы кыңгырау бәйрәме якты һәм шатлыклы хатирә булып истә калачак.
Без чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарын тапшыруда уңышлар, чиста күк йөзе, якты кояш, яхшы кәеф телибез! Мәктәп алар өчен һәрвакыт туган йортлары булыр калыр дип ышанабыз!
Эх, мәктәп еллары... Рәхәт тә, куанычлы да, ваемсыз да, тынгысыз да мәктәп еллары! Моның шулай икәнен бары тик мәктәпне тәмамлар чак җиткәч, туган яктан аерылып , белем алган мәктәбеңнән читтә булганда гына аңлыйсың икән. Агымдагы уку елы да азагына якынлашты, ә 9 нчы сыйныф укучылары өчен кыңгыраулы мәктәп еллары үзенең ыгы-зыгысы, күңелле мизгелләре, борчу-мәшәкәтьләре белән артта калды. Кызыклы дәресләр, шау-шулы тәнәфесләр, төрле сәяхәтләр, походлары белән искә төшәр әле мәктәп тормышы. Ул еллар –балачак еллары. Ә балачакны әле беркемнең дә читләтеп үтә алганы юк.
2022 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан гражданнарны бердәм кабул итү практикасы дәвам итә. 2022 елның 2 июнендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Әмир Хәмитовның гражданнарны бергәләп кабул итүе була.
Бүген район Советында 2021/2022 елгы җылыту чорындагы эш нәтиҗәләре һәм 2022/2023 елгы җылылык чорына әзерлек буенча бурычлар турында киңәшмә булды.
Районыбыз мәктәпләрендә кичә соңгы кыңгырау бәйрәмнәре узды. Уңышлы тәмамланган уку елын билгеләп, Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныфы укучылары, Идел буе Болгар дәүләте шәһәрләре буенча “сәяхәт” иттеләр. Болгар шәхәренең “Ага базар”ында кыйммәтле җәнлек тиреләре сатып, сәүдә белән шөгыльләнделәр, Елантауга менеп “Зилант” белән очраштылар, Алабуганың риваятьләре белән таныштылар, Шайтан каласы дан тоткан тимерчелек эшенең коралларын үз күзләре белән күреп, хәтта күрекне өрдереп тә карадылар. Зөя утрау - шәһәренә көймәләргә утырып барырга туры килде, чөнки ни бары 24 көн эчендә төзелгән әлеге шәһәр һәр яклап су белән әйләндереп алынган. Чүлмәк ясаучылар эше беренче карашка гына җиңел һәм кызык икәненә дә нәкъ менә шушы утрауда төшенделәр. Тапкырлык һәм зирәклектә көч сынаштылар, мавыктыргыч, кызыклы уеннар уйнадылар.
Чараны йомгаклап, укучыларга, халкыбызның милли, тарихи ядкарьләрен тагын да тирәнрәк өйрәнсеннәр дигән теләкләр белән, “Татар дөньясы” китабын тапшырдык.
Әлеге интерактив чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантлары конкурсында җиңүче “Мирас угы” проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.