30 нчы сентябрь көнне МБГББУ "Җәлил гимназиясе" ндә тарих укытучысы Д.ф. Фәрхетдинова оештырган гадәти булмаган тарих дәресе узды. чара истәлекле датага — Донецк Халык Республикасының, Луганск Халык Республикасының, Запорожье өлкәсенең һәм Херсон өлкәсенең Россия Федерациясе белән берләшү көненә багышланды.
Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер мәктәбе ветеран укытучыларын өлкәннәр көне белән котлый. Хөрмәтле ветераннарыбыз, сезне ихлас күңелдән өлкәннәр көне белән тәбрик итәбез. Сезгә озын гомер, шул гомергә җитәрлек сәламәтлек, күңел көрлеге,җан тынычлыгы телибез! Туган якның ал таңнары сезгә Бүләк иткән күңел аклыгын. Юлдаш итеп сайлагансыз яшьтән Челтерәп аккан чишмә сафлыгын. Сезгә карап сокланабыз һәрчак, Күңелләрдә туа горурлык. Рәхмәт сезгә, әле ярый сез бар Безгә үрнәк булып торырлык!
Октябрьнең беренче көне - Өлкәннәр көне. Бүген Җәлил интернат-йортында әлеге бәйрәмгә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Социаль хезмәт алучыларны бәйрәм белән Сарман муниципаль районы Башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы, шәһәр тибындагы муниципаль берәмлек башлыгы Җәлил Кәримов Рәфыйк Азһәм улы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Комаров Рияз Фоат улы, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сәхипова Индира Рәис кызы, Сарман районы ветераннар Советы Рәисе Харисов Асыляр Мөнәвир улы, Сарман районының социаль яклау бүлеге Гыйльметдинова Лилия Мирзаһит кызы, «Светводканал» ҖЧҖ директоры Дамир Зөфәр улы Галиев котладылар. Җәлил мәдәният сарае коллективы башкаруында иң яхшы җырлар яңгырады.
Кадерле өлкәннәребез, сезнең көннәр якты һәм игелекле булсын, күңелдә һәрвакыт тынычлык, ә йөрәктә яшьлек хөкем сөрсен!
Укучылар һәм укытучылар бергәләп мәктәп территориясендә тәртип урнаштыру һәм аны матурлау өчен тырыштылар. Бергәләп чүп-чарны, коры үләнне җыйдылар, чәчәк түтәлләрен тәртипкә китерделәр, мәйданчыкларны, юлларны себерделәр, коелган яфракларны җыештырдылар! Өмәдә катнашучыларның барысы да энтузиазм һәм яхшы кәеф белән эшләде,чөнки уртак хезмәт һәрвакыт шатлык һәм уңай хис-кичерешләр китерә. Яраткан мәктәбебезне төзекләндерүгә өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәт! Өмә-җыештыру гына түгел, аралашу, үзеңне зур һәм дус коллективның бер өлеше итеп тою, туган почмагың өчен файдалы эш эшләү өчен дә бик яхшы мөмкинлек.
«Лилия» балалар бакчасы чын бәйрәм урынына әверелде.
Үзебезнең яраткан ветераннарыбызны бәйрәмгә чакырдык
Азалак авыл җирлегендә өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чарасы үткәрелде. Өлкәннәрне Азалак авыл җирлеге башлыгы Габдулгазизов И.Г.һәм авыл җирлеге сәркәтибе Харисова А.К. котладылар. Чараның программасында музыкаль номерлар, котлаулар һәм чәй эчү булды.
Ләйсән балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркем балалары Алдынгылар рәтенә бастылар
Бүген Халыкара өлкәннәр көнендә Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин 100 яшьтән узган районадашларын: Саклаубаш авылыннан Миңнебаева Бибифатыйма Миңнебай кызын, Илексаз авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәтҗанов Шәрипҗан Әхмәтҗан улын, Урта Кәшер авылыннан Насыйбуллинаны Нәфисә Нәбиулла кызын, Түбән Ләшәү авылыннан Юнысова Вәсилә Корбангали кызын, Күҗак авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Исмәгыйлев Габделәхәт Гыйльфанетдин улын бәйрәм белән котлады. Шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиевич Гаджиев исеменнән азык-төлек җыелмалары тапшырды.
Бүген Ләшәү Тамак авыл җирлегендә "өлкәннәр көне"билгеләп үтелде. Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Хабибуллин И.З., ветераннар советы рәисе Ситдикова Г.М. ветераннарны бәйрәм белән котлады. Аларга ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез диделәр .