ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2025 ел
якшәмбе

Тәрбия һәм иҗтимагый берләшмәләр белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе Р.Л. Шәмсетдинова җитәкчелегендә "Тормыш беләзекләре" дигән патриотик акциягә Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары кушылды.

16 майда "Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе"нен юнармейчылар отряды "Строй һәм җыр каравы" район конкурсында катнашты. Мухамадиев Эдуард, Мазидуллин Айзат спорт ярышларында 1, 2 урынны алдылар. Отряд Строевой әзерлектә 2 нче урынны ала.

Сарман аграр көллияте студентлары Юныс Әхмәтҗанов исемендәге ислам илләренең яшь пешекчеләре халыкара турниры финалистлары булдылар. Юниорлар лигасында катнашу аларга үзләренең кулинар күнекмәләрен һәм креативлыкларын халыкара аренада күрсәтергә мөмкинлек бирде. Анна Лягушкина, Айсылу Абүбәкерова һәм Илзәнә Чибиревадан торган көллият командасы "социаль җаваплылык"махсус номинациясендә җиңеп, жюри тарафыннан танылу яулады. Юныс Әхмәтҗанов исемендәге турнирда катнашу - булачак пешекчеләр карьерасында мөһим адым, ә номинациядә җиңү Сарман аграр көллияте студентларының югары әзерлек дәрәҗәсен раслый.

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан рәсми рәвештә Ислам динен кабул итү көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.

 


17
май, 2025 ел
шимбә
Бүген мәктәбебез укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре походка бардылар. Уку елына йомгак ясап, җәйне, җәйге каникулларны, менә шулай күңелле итеп каршы алдык! Поход һәркемдә иң уңай тәэсирләр калдырды! Яңа уку елына көч, энергия туплап, барыбыз да исән-сау булып күрешергә язсын! Имин җәйләр, күңелле каникуллар сезгә укучылар!

Безнең гимназия укучылары, педагоглары һәм ата-аналарының уртак тырышлыгы белән «Беренчеләр хәрәкәте», «юнармия» балалар оешмаларында катнашучылар һәм тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе ярдәме белән махсус хәрби операция хәрбиләренә гуманитар ярдәм күрсәтү буенча масштаблы акция оештырылды.

Республиканский конкурс #ЭКОВЕСНА
Номинация "ЭКОКОМАНДА"
7 неделя "ЗооЗабота".
Ибодова Зулхиджа йорт хайваннарын карый. 
#ЭКОВЕСНА2025
#ЭКОЯЗ2025
#ЭКОКОМАНДА
#МБДОУЯНУРУСОВСКИЙДЕТСКИЙСАД

Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Сарман авылында традицион рәвештә «Строй һәм җыр смотры» муниципаль конкурсы уздырылды, ул районның мәгариф учреждениеләреннән укучыларны берләштерде.

"Җәлил гимназиясе" укучылары һәм укытучылары СВО солдатларына ярдәм йөзеннән «Сезне өйдә көтәләр» дигән патриотик акциядә катнашалар.


16
май, 2025 ел
җомга

Быел апрель аенда Күтәмәле мәктәбе укучылары ел саен уздырыла торган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнаштылар. Мәктәп яны территориясендә балалар укытучылар  белән берлектә 80 җимеш куагы утырттылар. Ләкин куак утырту - эшнең бер кечкенә өлеше генә. Утырткан куакларны ел әйләнәсендә җентекләп карау таләп ителә. Куакларның эсседә корымыйча тамыр җибәрә алуы мөһим. Шуңа күрә балалар  куакларга су сибәләр, чүп үләннәрен утыйлар һәм җирне йомшарталар, тамыр яны түгәрәкләре ясыйлар. 
Укучылар да, укытучылар  да берничә елдан бу куаклар үсеп, зур матур бакча барлыкка китерәчәгенә ышаналар. Һәм бу хәтер бакчасын күргән һәркем үз гомерләре бәрабәренә безне фашизмнан коткарган, Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклаган  бабаларыбызның ничек батырларча сугышканнарын искә төшерәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International