ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2025 ел
сишәмбе

Бүген «Каенкай» балалар бакчасында «Татар малае,татар кызчыгы» бәйгесе узды. Безнең бакча данын мәктәпкә әзерлек төркеменнән Садиков Алим белән Алиуллина Алия якладылар. Бәйге өч этаптан торды: визитка(үзе белән таныштыру); сугышта катнашкан әби-бабайлары турында сөйләү; сәнгать өлеше. Безнең балалар барлык этапны да тиешле дәрәҗәдә башкардылар һәм югары урыннарга ирештеләр. Садиков Алим -«Татар малае -2025», Алия-«Иң тыйнак кыз» номинациясенә лаек булдылар. Аларны әзерләгән тәрбиячеләргә Фәсхетдинова Г.А., Зарипова А.М., музыка җитәкчесе Фаттахова Г.Ф һәм ярдәм күрсәткән әти -әниләргә зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Котлыйбыз!

Бәйге нәтиҗәләре буенча Ралина  "Тамашачы мәхәббәтен яулаучы кыз" номинациясендә , ә Ризван "Иң зирәк малай" номинациясендә  җиңү яулады.  

Бүген безнең балалар бакчасында «Татар малае, татар кызы - 2025»муниципаль конкурсы узды,ул Сарман районының мәктәпкәчә учреждениеләрендә тәрбияләнүче иң талантлы һәм артистларны берләштерде. Яшь катнашучылар үзләренең татар телен, ата-бабалары турында белемнәрен күрсәтәләр , шулай ук үзләренең вокаль, бию һәм артистлык сәләтләре белән балкып торалар. Әлеге конкурс-балаларга татар халкының бай мәдәни мирасына кагылу, үз төбәгенең тарихына һәм гореф-гадәтләренә кагылуын тою өчен менә дигән мөмкинлек.

Бүген Җәлилнең 1 нче "Каенкай" балалар бакчасы базасында "Татар малае,татар кызчыгы  - 2025" муниципаль конкурсы узды. "Әкият" 5нче балалар бакчасын әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Дәүләтова Хәят, җитәкчесе Гарифуллина Г. Р. тәкъдим итте. 

Барыбыз да акыллыбызны "иң талантлы кыз" номинациясендә җиңүе белән котлыйбыз.

1 нче санлы "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче  балалар бакчалары арасында узган районкүләм "Татар кызчыгы - 2025" бәйгесендә җиңүче булды.

Бүген районда азык әзерләү техникасының һәм азык саклаугычларны азык әзерләүгә әзерлеген тикшерү буенча конкурс узды. Агрофирмаларда тикшерүгә барлык техника тапшырылган иде. Районда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Мәхмүт улы Фәттахов җитәкчелегендә комиссия эшләде. Аны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Николай Иванович Сахуриев озата йөрделәр. Комиссия эшендә шулай ук «Агрокөчләр» ширкәтенең терлек азыгы җитештерү буенча әйдәүче агрономы Ростам Минисаяз улы Хәбибрахманов, баш дәүләт инженер-инспекторы катнашты. – Татарстан Республикасының Мөслим районы буенча Дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге башлыгы Рәшит Исрафил улы Кирамов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация буенча консультанты Гөлүс Әнәс улы Фәттахов, идарәнең җитештерү бүлеге башлыгы Илнур Хәйдәр улы Салихов, районның җитештерү комплекслары башкарма идарәчесе Илшат Нәкыйф улы Вәлиев, «Россельхозцентр» филиалының район бүлеге башлыгы Рамил Мисхәт улы Нәҗметдинов. Алар хуҗалыкларның әзерлеген югары бәяләделәр. Агрофирмалар арасында 99 балл җыеп, беренче урынны «Сарман»агрофирмасы алды. Икенче урында - «Нөркәй» агрофирмасы, ул 97 балл җыйды. Чарада катнашучылар шулай ук Янурыс терлекчелек комплексында булдылар, Сарман гимназиясендә агроклассның эшчәнлеген бәяләделәр.

Тузганак серле чәчәк.

Кояш нурыннан

Сары нур алып,

Тузганак үсте

Күр, матур булып. 

Сары матур чәчәкләр

Тын гына ачылалар.

Җил искәндә серләшәләр

Пышылдап чайкалалар.

Без болынга чыгабыз,

Без чәчәкләр җыябыз, 

Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә язылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.

Бүген 1 нче "Каенкай" Җәлил балалар бакчасы базасында "Татар малае, Татар кызы - 2025"муниципаль конкурсы узды. 4 нче номерлы «Кызыл Калфак» балалар бакчасында өлкән группада тәрбияләнүче Хамматова Сафия, җитәкчесе Рәхмәтова А.Ф. Сафия бик актив чыгыш ясап, "Иң тырыш кыз"номинациясендә җиңүче булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International