"Җиңү Тәрәзәләре" Акциясе
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан безнең балалар бакчасы коллективы бөтен Россия буйлап уза торган «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясендә катнашты. Аның максаты Россиядәге иң мөһим бәйрәмнәрнең берсенең атмосферасын булдыру, яшь буынга традицияләр тапшыру, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы геройларына рәхмәт белдерү, вафат булган ветераннарны искә алу.
Бөек Ватан сугышы геройларын искә алу һәм истә тоту – безнең бурыч һәм үткәнебез һәм киләчәгебез алдында җаваплылык ул.
"Сарман гимназиясе"нең 10 сыйныф укучысы Абдиева Алсу Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм КФУ белән берлектә уздырыла торган тарихи-мәдәни "Тархан" конкурсының IV сезон уенының финал этабында абсолют җиңүче булды.Алсуны чын күңелдән котлыйбыз,алга таба да уңышлар теләп калабыз.
Укытучысы: Загирова Кифая Ахсановна.
7 нче "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «Эколят көне»Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.
"Эколят көне " Бөтенроссия табигатьне саклау социаль - мәгариф проектларының бер чарасы булып тора. Аны ел саен 25 апрельдә Россиянең барлык төбәкләрендә билгеләп үтәләр. 2025 елның 25 апрелендә безнең балалар бакчасында «Эколят көне» бәйрәме үткәрелде, анда өлкән һәм әзерлек төркемнәре катнашты.
Буген балалар китапханәсендә “Тукай яши безнең күңелләрдә” дип исемләнгән әдәби бәйрәм узды. Ул шагыйрьнең тормыш юлын сөйләү белән бергә, аның әсәрләрен театральләштерү белән үрелеп барды, Шүрәле, Су анасын мәктәп балалары сәхнәләштерсәләр, безнең бакча балалары Г. Тукайның “Эше беткәч уйнарга ярый”, "Бала белән күбәләк", "Кызыклы шәкерт" шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр. Кичәдә катнашкан балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, бер генә бала да игътибарсыз калмады. Гомумән, бәйрәм искиткеч матур, күңелле узды. Балалар да, аларның әти-әниләре, педагоглар да бик канәгать калдылар.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, Ватанны саклаучылар елы кысаларында мәгариф бүлегенең "Җиңүнең 80 еллыгына 80 патриотик эш" планын үтәү йөзеннән, МБГББУ “А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе»нең "Юнармия һәм " Беренчеләр хәрәкәте" ндә катнашучылар "Хәтер бакчасы" акциясендә катнаштылар. Укучылар мәктәп директоры Э.С. Каюмова һәм сыйныф җитәкчеләре белән берлектә мәктәп территориясендә агачлар утырттылар. Бу яшелләндерүгә үз өлешеңне кертеп кенә калмыйча, Ватаныбыз өчен көрәшкән каһарманнарны искә алу өчен дә менә дигән мөмкинлек.
Бүген 5 нче «Әкият» балалар бакчасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган күңелгә үтеп керерлек бәйрәм булды. Бәйрәмдә яшь балалар Тукайның шигырьләрен укыдылар, тамашачыларны аның шигърияте дөньясына чумдырдылар, шулай ук аның әкиятләре мотивлары буенча матур инсценировкалар күрсәттеләр.
25 апрель Бөтенроссия "Эколяталар көне". Эколяталар белән бакчабыз тирәсен җыештырдык.
“Аленушка” балалар бакчасында зурлар төркеме балалары өчен "Эколята" бөтенроссия табигатьне саклау социаль-белем бирү проекты чараларын гамәлгә ашыру кысасында тантаналы чара узды. Балалар әкият геройлары - Умница, Шалун, Тихоня һәм Ёлочка сорауларына җавап бирделәр, төрле биремнәрне үтәделәр, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Бүген 1 нче санлы «Кояшкай» балалар бакчасында бөек татар шагыйре Г.Тукайның туган көненә багышланган "Тукай безнең йөрәкләрдә!" дигән әдәби-музыкаль чара узды.