ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

«Идел» яшьләр үзәге Татарстан Республикасы шәһәр һәм районнарындагы яшүсмерләр һәм яшьләр белән эшләүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы үткәрә.

    27 нче март көнне тарих, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп китапханәчеләре Әлмәт шәһәренең Инженерлык лицее базасында узган фәнни-методик семинарда катнаштылар. 

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил балаларны һәм яшьләрне һөнәри юнәлеш бирү һәм киберсоциальләштерү буенча «Күнекмәләр шәһәре . SkillCity Экосистемасы» федераль социаль проектында катнашырга чакыра. Проект «ФОРОТЕХ» иҗтимагый технологияләрне үстерү фонды һәм «МегаФон» ГАҖ компаниясе тарафыннан 2019 елдан гамәлгә ашырыла һәм мәктәп укучыларын кирәкле һөнәрләр белән таныштыруга; интернеттан куркынычсыз файдалану кагыйдәләренә өйрәтүгә; кибербуллинг профилактикасына; цифрлы һәм һөнәри күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән.

Бүген Казанда Татарстан Республикасының Сарман районыннан Язучылар берлеге әгъзалары Язучылар берлегенең ХХ съездында катнаштылар.

26 апрельдә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көнендә, Бөтендөнья татар яшьләре форумы Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Казан шәһәре Башкарма комитеты белән берлектә «Мин татарча сөйләшәм!» республикакүләм акциясен үткәрә. Әлеге акция кысаларында Татарстан Республикасы мәктәпләре арасында татар телен һәм мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән бәйге үткәрелә. Бәйгедә җиңгән 20 такым алга таба «Казан Квест» уенына чакырыла. «Казан Квест» - 2025 елның 14 апрелендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе ярдәмендә үткәрелә торган татар телендә квест-уен.  

Россия Федерациясенең бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында модернизацияләү өчен Россия Почтасы бүлекчәләрен сайлау буенча Бөтенроссия тавыш бирү башланды.

Сез яшәү урыны буенча даими теркәлү рәсмиләштерелгән Сарман районында урнашкан бер почта бүлекчәсе өчен тавыш бирә аласыз.

Тавыш бирүдә катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча күчәргә кирәк: https://pos.gosuslugi.ru/lkp/polls/498278 тавыш бирү 2025 елның 24 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча почта элемтәсе бүлекчәләре билгеләнәчәк, аларда 2030 елга кадәр капиталь ремонт үткәреләчәк.

Александровка авыл җирлеге башлыгы СВО катнашучылары өчен толстовка тегү буенча Волонтер Крючкова Надежда Николаевнаны 65 яшьлек юбилее белән котлады

Татарстан Республикасының Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре хәбәр иткәнчә, тапшыручылар белән килештерелгән һәм PTPC Генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2025 елга ремонт-профилактика эшләре графигы нигезендә филиал объектларында программаларны сүндереп, радиотапшырулар, телерадиотапшырулар (АО TPK «THB») һәм цифрлы эфир телерадиотапшыруларының аналог форматында планлы эшләр башкарылачак. «ТНВ - татарстан»; «Болгар радиосы»; «Россия радиосы + Татарстан радиосы»;РТРС-1; РТРС-2.

МБМББУ "Янурыс балалар бакчасы" балалары "Нәүрүз" бәйрәмендә катнаштылар. 

  Бүген Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә 2024-2025 уку елының 3 чирегенә йомгак ясаучы педагогик совет узды. Элеге утырышта укучыларның өлгереш нәтиҗәләре, дәресләргә йөреш анализы һәм тәртип мәсьәләләре каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International