ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2025 ел
дүшәмбе

 Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбендә якташыбыз Рөстәм Нәбиуллинга багышланган Батырлык дәресе узды.

Олы Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Кырым турында сөйләшүләр» интеллектуаль уены


16
март, 2025 ел
якшәмбе

15 нче март көнне МБББУ «Советлар Союзы Герое А. А. Казаков ис. Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбендә» бәйгедә  җиңүчеләрне бүләкләү булды.

Хөрмәтле халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлауларымны кабул итегез.

Фидакарь хезмәтегез белән сез Сарман районы инфраструктурасының яшәргә сәләтле булуын тәэмин итеп, гражданнарның тормыш шартларын яхшыртуга зур өлеш кертәсез. Хезмәт күрсәтү спектрын даими киңәйтәсез, торак пунктларны төзекләндерәсез. Хезмәтегез предприятиеләр һәм учреждениеләрнең  өзлексез эшләвенең ышанычлы гарантиясе.
Зур тырышлык, җаваплылык, түземлек, махсус белем һәм осталык таләп итүче вазифаларыгызны югары дәрәҗәдә башкару белән беррәттән, куелган бурычларны хәл итүнең нәтиҗәле юлларын табасыз.
Бәйрәм көнендә күпьеллык хезмәтегез һәм һәр эшкә җаваплы карашыгыз өчен рәхмәт сүзләремне җиткерәм.
Сезгә район халкының иминлеге хакына хезмәтегездә чын күңелдән һөнәри уңышлар, бәхетле матур тормыш, ныклы сәламәтлек телим.


15
март, 2025 ел
шимбә

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне ел саен 15 мартта билгеләп үтелә, һәм безнең мәктәп бу мөһим вакыйгадан читтә калмый. Чара кысаларында сатып алучыларның хокукларына һәм финанс белеме нигезләренә багышланган дәресләр үткәрелә. Укучылар товарларны һәм хезмәтләрне дөрес сайларга, кулланучылар хокукларын бозган очракта намуссыз рекламаны танырга һәм үз мәнфәгатьләрен якларга өйрәнәчәк.

 Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Сәлимгәрәев Н. «Жанлы классика» бөтенроссия яшь башкаручылар конкурсының муниципаль этабында катнашып, лауреат исеменә лаек булды.

15 март көнне МБББУ «Советлар Союзы Герое А. А. Казаков ис. Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе"ндә бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү булды.

Хөрмәтле Римма Фәридовна, "Җәлил гимназиясе" коллективы һәм администрациясе Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйлар! 

2025 нче елның 13-15 нче мартында рус телендә белем бирүче мәктәп укучылары арасында татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. 

Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә 14 нче март көнне, информатика укытучысы Шәмсетдинова Р.Л. һәм ЗДУР Мөхәммәтдинова Р. Г. җитәкчелегендә өлкән буын кешеләре өчен компьютер белеме дәресе үткәрделәр. Компьютерлар кешеләрнең тормышында бик зур файда китерәләр. Аны эш һәм уеннар өчен кулланалар. Социаль челтәрләрдә үз тормышлары тарихы белән уртаклашалар, музыка тыңлыйлар, кино карыйлар. Ә өлкәннәр өчен бу бик катлаулы, алар заманча технологияләргә күнекмәгәннәр. Компьютер мөмкинлекләре арасында югалып калырга мөмкиннәр, дөрес басмаска яки ватарга куркалар. Дәрес вакытында ворд программасында текстны ничек ашыкмыйча җыярга кирәклеген өйрәттеләр. Укыту дәресе зур кызыксыну белән үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International