ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2026 ел
сишәмбе

Бүген мәктәбебездә Татарстан Республикасының «җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» дәүләт программасы кысаларында матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы тарафыннан төшерелгән «Татмедия» фильмы каралды.

Бүген 2026 елның 27 гыйнварында Александровка авыл җирлегендә 2025 елга хисап җыелышы уткэрелде.

    2026 елның 23-27 гыйнварында укучыларның рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узды. Безнең районнан 3 укучы катнашты.

23 гыйнварда Лениногорскида «Ел хатын-кызы» республика конкурсы булды. "Мәдәният һәм рухият" номинациясендә  безнең җитәкчебез, Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее директоры Кашипова Дания Мәмдүховна җиңүче булды!

Аның җитәкчелегендә музей тарих саклау урыны гына түгел, ә барлык буын кешеләре өчен җанлы, заманча мәдәният, ватанпәрвәрлек һәм рухи үсеш үзәгенә әверелде.

 «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте активистларына рәхмәт белдерәбез. Аларның ярдәме һәм ихлас күңелдән катнашуы бу уңышның якты өлеше булды. Бу буыннар дәвамлылыгының һәм зур максатларга уртак омтылышның искиткеч үрнәге!

Дания Мамдуховна профессиональлеген генә түгел, ә рухи көчен, зирәклеген һәм үз эшебезгә бирелгәнлеген дә күрсәтте.

  25 гыйнвар көнне Баулы шәһәрендә картинг буенча Көнчыгыш районнарның 10нчы ачык республика ярышлары узды.

27 январь көнне МББУ» Җәлил 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә " 6 нчы сыйныф укучыларының полиция хезмәткәрләре белән профилактик очрашуы булды. Балалар алдында балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Хаҗиева Лилия Рафат кызы һәм полиция участок уполномоченные Зәйнәгетдинова Гөлназ Илнур кызы чыгыш ясадылар.

27 гыйнвар көннәре календарьда – Холокост корбаннарын хәтерләү көне. Шуңа бәйле рәвештә Җәлил бистәсенең китапханә коллективы 1 нче Дәүләт гомуми белем мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен "Хәтерләргә... һәм беркайчан да онытмаска!" дигән хәтер сәгате үткәрде.

27 гыйнвар көннәре календарьда – Холокост корбаннарын хәтерләү көне. Шуңа бәйле рәвештә Җәлил бистәсенең китапханә коллективы 1 нче Дәүләт гомуми белем мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен "Хәтерләргә... һәм беркайчан да онытмаска!" дигән хәтер сәгате үткәрде.


26
гыйнвар, 2026 ел
дүшәмбе

“Салават күпере"-мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларның яраткан журналы.Журналның  тышлыгы да,формасы да беренче караудан ук җәлеп итә."Салават күпере"журналында кызыклы әкият,шигырьләр,мавыктыргыч уеннар,буягычлар,ябыштыргычлар һәм сюрпризлар табарга мөмкин.

Бүген Шәрләрәмә авыл җирлегендә  җыелыш узды. Җыелышта Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары  Гараева Г.Р., "Нөркәй" агрофирмасы җитештерү комплексы идарәчесе Шәйхразиев Х.Ш., Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Хуҗина Н.Н. катнашты. Алар 2025 елда башкарылган эшләр һәм 2026 елга бурычлар турында таныштырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International