ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

27 февральдә Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә 1-9 сыйныф укучылары өчен “Ватанга хезмәт итү – изге эш” темасы астында Парламент дәресе үтте. Ул бүгенге көндә мөһим һәм актуаль темага - Ватанга хезмәт итүгә, патриотизм тәрбияләүгә багышланган иде. Парламент дәресе - 2025 тематикасы очраклы гына сайланмаган. 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде, шунлыктан мәктәбебездә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чараларның чираттагысы узды. Дәрес барышында балалар белән «Ватанга хезмәт» гыйбарәсен ничек аңлаулары, үз илеңә хезмәт итүнең ни өчен мөһим булуы, үзләрен Ватанга хезмәт итүгә багышларга теләүчеләр өчен нинди шәхси сыйфатлар мөһим булуы һәм бу сыйфатларны тәрбияләп буламы дигән сораулар каралды. Шулай ук Ватан азатлыгы өчен көрәшкән бөек кенәзләр, полководецлар, Бөек Ватан сугышы каһарманнары искә алынды. Парламент дәресен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Салихова Рәмзия Равиловна үткәрде.

 

Мортыштамак музееның фәнни хезмәткәре Җәлилова Миләүшә Тәгъриф кызы чараның мәртәбәле кунагы булды. Үз чиратында ул балаларга Ватанга мәхәббәт һәм Ватанга хезмәт итүнең төрле формалары турында сөйләде. Хәзерге вакытта да батырлыкка урын бар бит. Безнең авылдан бүгенгесе көндә махсус хәрби хезмәттә 5 ир-егет катнаша. Алар Ватанга хезмәт итүнең мәртәбәле формасын сайлаганнар. Хәзерге яшь буынга алар үрнәгендә батыр булырга өйрәнергә кирәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый очрашулар яшьләрдә ватанпәрвәрлек һәм үз илләре алдында җаваплылык хисе тәрбияләргә ярдәм итә, шулай ук актив гражданлык позициясе формалаштыра.

 

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Иннополис университеты» тарафыннан 2025 нче елның 27 нче февралендә «Физика-математика алгарышы» республика проектын гамәлгә ашыру кысаларында икенче «Физика-математика алгарышы» фестивале узды. 

Буген кечкенәләр төркеме балалары  белән бергә суган утырту тәҗрибәсе үткәрелде. 
Тәҗрибәнең төп максаты балаларда суган үстерү теләге тудыру, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү, суганның файдалы яшелчә икәне турында төшенчә бирү, суган үстерү турында белемнәрне тулыландыру иде. 
 Суган утырту, аны үстерү серләренә нәниләрне тәрбияче Эльмира Хайдаровна өйрәтте.       Балалар нәни бармаклары белән  суган орлыгын савыттагы туфракка оста гына утыртып та чыкты. Хәзер  нәни бакчачыларга суганның ак тамыр җибәреп яшел кыяк үсүен көтәсе генә кала.


26
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

«Кадрлар кытлыгы шартларында адреслы ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле муниципаль механизмнары» дигән темага мәгариф идарәсе муниципаль органнарының мәгълүмати-методик бүлекләре җитәкчеләре һәм методистлары стажировкасы кысаларында Тукай, Чирмешән, Актаныш һәм Сарман районнарының мәгариф бүлекләре методистлары безнең балалар бакчасында булдылар. Стажировкада катнашучылар дәресләрдә булдылар, инновацион мәйданчык эшчәнлеге, шулай ук "беренчеләр хәрәкәте"пилот төркеме эше белән таныштылар. Районның инновацион мәйданчыклары эше буенча күргәзмә оештырылды. Көн бай һәм нәтиҗәле үтте.

"Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе"ндә "Беренче хәрәкәт" - "Волонтерлык" һәм "Патриотизм һәм тарихи хәтер" юнәлеш лидерлары директор киңәшчесе Р.А. Хусаинова һәм 5-7 сыйныф укучылары белән берлектә, мәктәп исеменнән кечкенә бүләкләр ясап, кунакта булдылар һәм Бөек Ватан сугышы тыл ветеранын котладылар

Иске Минзәләбаш авылының Ихлас мәчетендә 2024 ел йомгакларына багышланган хисап җыелышы узды. Чарада Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин катнашты.

Бүген Сарман районына эш визиты белән «ТР Главинвестстрой» ДКУ директоры урынбасары Руслан Айрат улы Ямалтдинов килде. Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин белән берлектә төп төзелеш һәм капиталь ремонт объектларына бардылар. Руслан Айрат улының сәфәренең максаты эшләрнең агымдагы торышын бәяләү, мөмкин булган проблемалы зоналарны ачыклау һәм билгеләнгән срокларны һәм сыйфат күрсәткечләрен үтәүне тәэмин итү өчен оператив чишелешләр эшләү иде.

Безгә шатлыклы хәбәр килде: бакчабызда тәрбияләнүчеләрнең, ата-аналарның һәм хезмәткәрләрнең солдатларыбыз өчен җыйган посылкалары адресатка барып җитте! Бу безнең өчен чын бәйрәм! Катнашучыларның барысына да рәхмәт! Бу акциягә үз өлешен керткән һәр тәрбияләнүчегә, ата-анага һәм балалар бакчасында эшләүчеләргә зур рәхмәт. Һәр өлеш мөһим! Без тагын бер тапкыр зур булмаган ярдәмнең дә зур әһәмияткә ия булуына инандык. Сезнең ярдәм безнең солдатларга үзләрен кирәкле һәм якланган итеп тоярга ярдәм итә. Бергә без көч! Әйдәгез алга таба да безнең яклаучыларга ярдәм итик! Без бергәләп җиңүебезне якынайтабыз!

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын - кыз депутатлар берләшмәсе, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская белән берлектә, 2025 елның 28 февралендә 10 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында хәрбиләргә ярдәм итү мәсьәләләре буенча «Хатын – кыз игътибары» телефон кайнар линиясен оештыра.

Кайнар линия телефоннары: 8(843) 236-00-71, +7(960) 049-68-14 (WhatsApp сораулары өчен).

Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Гыйльфановлар гаиләсенә «Россия Федерациясе гражданнарын һәркем сатып ала алырлык уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» программасы һәм «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» региональ проекты кысаларында торак сатып алуга сертификат тапшырды. Фәрит Мөнәвир улы яшь гаиләгә иминлек, үзара аңлашу һәм үз йортлары турындагы хыялларының тизрәк тормышка ашуын теләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International