ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2025 ел
сишәмбе

Татарстанда бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие күләме артты, февральдән ул 26,9 мең сум тәшкил итә. Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте. 2024 елда бу пособиене 23 мең гаилә алган, гомуми суммасы 580 млн сум.

"Кояшкай" балалар бакчасында "ЭкоПатруль" бәйгесе узды. Барлыгы Сарман районының 4 балалар бакчасы катнашты. Без "Яшь экологлар" командасы  2 урын яуладык. Мәгариф бүлеге  җитәкчесе  урынбасары Сәетгараева Р.К., мәктәпкәчә белем бирү буенча методист Салихова Г.Ф. балаларны дипломнар белән буләкләделәр.

11 февральдә, Муса Җәлилнең тууына 119 ел тулу көнендә, МББУ «Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе» ндә «Гомерем минем моңлы бер җырым иде» дип исемләнгән китап укучылар конкурсы булып узды.

Бүген районда 2025 елда Татарстан Республикасы «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабы старт алды.

8 февраль көнне Яр Чаллы шәһәрендә яшь башкаручыларның “Беренче адымнар” бәйгесе - Республика фестивале узды. “Умырзая” үрнәк хореография коллективы II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. (Укытучы Нургалиева Г.В.)

2025 елның 3-6 февралендә хокук буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабы узды

Патриотик тәрбия кысаларында 7 нче Б һәм 7 нче В сыйныфлары укучылары "Кызыл тасмалар" фильмын карадылар. 

   Илһам Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбендә республикакүләм «Тату сыйныф серләре» конкурсының муниципаль этабы узды.

"Җәлил гимназиясе"ндә Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган «Китап дустың», «Йөрәгең хәзинәләре» акциясе уза. 

Бүген Җәлил бистәсенең 3 нче "Аленушка" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр "Җәлилнефть" нефть һәм газ табу идарәсенең Хезмәт даны музеенда булдылар. Балалар бистәнең барлыкка килү һәм үсеш тарихы турында бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Туган якны өйрәнү почмагына бару балаларның үткәнгә «сәяхәт " форматында оештырылды, анда алар кызыксынып борынгы көнкүреш әйберләрен, кием-салымнарны карадылар. Музейга сәяхәт балаларда патриотизм,  Ватанга мәхәббәт тәрбияли. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International