Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экология» милли проектына ярдәм йөзеннән «ЭКОлидер»республика конкурсына гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә. Катнашуга әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф булмаган предприятиеләр, уку йортлары, иҗтимагый оешмалар һәм, әлбәттә, журналистлар чакырыла. Әгәр сез җыенасыз яки инде ничектер экологиягә ярдәм иткәнсез икән, безгә сөйләгез Һәм елның Эколидеры булыгыз!
8 нче ноябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы комитеты оештырган “Татарча диктант” акциясе гимназиябездә дә үткәрелде. Акциянең максаты - татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, әдәби татар телен кулланучылар санын арттыру, татар әдәбияты әсәрләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү иде. Җәлил гимназиясендә “Татарча диктант” язуда 100 кеше катнашты. Алар арасында әти- әниләр ,укытучылар һәм югары сыйныф укучылары да бар иде.
«Сарман» кинотеатрында Гаилә елы кысаларында, Бөек җиңүнең 80 еллыгына әзерләнгән «Наша победа» дип исемләнгән акциягә катнашу максатыннан һәм якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан район оешмалары коллективларына оештырылган чара башланып китте. 8 нче ноябрь көнне Мәдәният бүлеге, Үзәкләштерелгән клублар берләшмәсе коллективларына яңа төшерелгән «Рай под ногами матерей» исемле Кыргызстан фильмы күрсәтелде. Сеанс алдыннан СПИДны профилактикалау буенча видеороликлар күрсәтелде.
Татар Карамалы авылында яшәүче Харисова Асия Харис кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
30 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр «УРАМ» Яшьләр экстрим-паркы базасында (Казан шәһәре, Кремль яр буе ур., зд.33) 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр өчен урам мәдәнияте һәм һөнәри ориентация өлкәсендә үз-үзен тормышка ашыруның актуаль инструментларын популярлаштыруга һәм үстерүгә юнәлдерелгән ике көнлек «урам идеясе» белем бирү интенсивы узачак.
Ярдәм янәшә! МБББУ "Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе" коллективы рәхмәт йөзеннән махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәм күрсәтте. Алар өйдә токмач пешерделәр. Алар, өй ашы сугышчыларыбызга көч һәм оптимизм өстәсен өчен, үзләренең хезмәтләренә бөтен күңел җылысын һәм игелекле хисләрен салдылар. Бу игелекле эштә катнашкан коллективка зур рәхмәт. #ярдәм янәшәдә
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын - кыз депутатлар берләшмәсе, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская белән берлектә, 2024 елның 8 ноябрендә 10 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр Мәгариф мәсьәләләре буенча «хатын – кыз игътибары» кайнар телефон линиясен оештыра. Кайнар линия телефоннары: 8(843) 236-00-71, +7(960) 049-68-14 (WhatsApp сораулары өчен).
Бүген Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Сарман бүлегенең утырышы узды. Аның җитәкчесе итеп Нияз Тимербаев билгеләгән иде. Утырышта бүлекнең әгъзалары расланды, 2025 елга эш планы турында сүз алып барылды, тәкъдимнәр тыңланды. Кварталга бер тапкыр очрашып утырыш үткәрү килешенде. Утырышта Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сахипова катнашты.
Мәйданчыкларның берсендә, каникуллардан соң, Сарман урта мәктәбендә бүген» Зур этнографик диктант 2024 «Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе узды. Акциянең максаты-кешеләрнең игътибарын илебездә яшәүче халыкларның тарихына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә җәлеп итү. Чөнки Россиядә яшәүче кешеләрнең тарихын, тамырларын, үзенчәлекләрен һәм гореф-гадәтләрен белмичә лаеклы киләчәк төзеп булмый.
«Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты» ЮББ ФДБМУ балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре, олимпия резервы училищеларын, спорт клубларын, урта гомуми белем бирү учреждениеләрен, Урта һөнәри учреждениеләрне тәмамлаучылар арасында һөнәри юнәлеш бирү эшен алып бара.