Мортыштамак авыл җирлегендә Яңа елны каршылау чаралары узды
Яр Чаллыда "Парк Альпак" - табигать белән чикне тулысынча бетерэ торган урын бар. Альпак, лама🦙, камерун кәҗәләре, лани, кроликлар🐰. Барысын да ашатырга һәм кочакларга мөмкин.
Нуретдинова Ралина әлеге гаҗәеп паркта булды һәм тәэсирләре белән уртаклашты.
#фоточелленджмоивеселыезимниеканикулы
Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасының педагоглары һәм тәрбияләнүчеләре «Мин һәм Кызыл китап» бәйгесендә катнаштылар.Чатыртау Тыюлык начальнигы Сарваров Илнур Әбүзәр улы бәйгедә катнашучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Бераз һәм уртача кар. Буран. Җил көньяктан 8-13 м/с, тизлеге 15-20 м/с, урыны белән 23 м / с ка кадәр җитә. Төнлә һаваның минималь температурасы -7..-9, урыны белән -14. Көндез максималь температура -4..-6˚. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.
30 декабрь көнне Югары Чыршылы авылы мәдәният йортында « Могҗизалы Яңа ел” исемле бәйрәм тамашасы узды. Кунакларны матур итеп бизәлгән залда авыл җирлеге башлыгы Гилева Роза Михайловна, Кыш бабай, Кыш әби котладылар. Кызыклы тамаша , җыр- биюләр белән бик куңелле бәйрәм булды. Бәйрәмннән авыл халкы һәм кунакка кайтучылар күтәренке бәйрәм кәефе алып, киләсе елның иминлек һэм тынычлык алып килүен теләп калдылар.
31 декабрь көнне Азалак авылы мәдәният йортында «Хуш киләсең Ат елы!» дип исемләнгән Яңа ел бәйрәме узды. Авыл җирлеге башлыгы Габдулгазизов Илгизәр Габдулкаюм улы барлык авылдашларны Яңа ел бәйрәме белән котлады. Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм жирле артистлар берсеннән-берсе матур җырларын, биюләрен бүләк иттеләр.
30 нчы декабрь көнне Ләке мәдәният йортында чыршы бәйрәме булды. Бәйрәмгә килгән кунакларны, авылдашларны - авыл җирлеге башлыгы Антонов Юрий Григорьевич бәйрәм белән котлады, матур теләкләрен җиткерде.
Аязучан болытлы һава. Бераз кар. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с, урыны белән җилнең тизлеге 13 м/с ка кадәр җитә. Төнлә һаваның минималь температурасы -11..-15˚. Көндез максималь температура -8..-11˚. Юлларда бозлавык.
Иске Кәшер авыл җирлегенең мәдәният йортларында Яңа ел чаралары