30 нчы декабрь көнне Ләке мәдәният йортында чыршы бәйрәме булды. Бәйрәмгә килгән кунакларны - авыл җирлеге башлыгы Антонов Юрий Григорьевич бәйрәм белән котлады, матур теләкләрен җиткерде. Җырчы Илзидә Госман матур җырлары белән куандырды. Кыш бабай белән Кар кызы илгә иминлек, барчабызга сәламәтлек теләде.