30 декабрь көнне Югары Чыршылы авылы мәдәният йортында « Могҗизалы Яңа ел” исемле бәйрәм тамашасы узды. Кунакларны матур итеп бизәлгән залда авыл җирлеге башлыгы Гилева Роза Михайловна, Кыш бабай, Кыш әби котладылар. Кызыклы тамаша , җыр- биюләр белән бик куңелле бәйрәм булды. Бәйрәмннән авыл халкы һәм кунакка кайтучылар күтәренке бәйрәм кәефе алып, киләсе елның иминлек һэм тынычлык алып килүен теләп калдылар.