31 декабрь көнне Азалак авылы мәдәният йортында «Хуш киләсең Ат елы!» дип исемләнгән Яңа ел бәйрәме узды. Авыл җирлеге башлыгы Габдулгазизов Илгизәр Габдулкаюм улы барлык авылдашларны Яңа ел бәйрәме белән котлады. Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм жирле артистлар берсеннән-берсе матур җырларын, биюләрен бүләк иттеләр.