Бүген Җәлил поселогында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды, анда фермерлыкларның, шәхси хуҗалыкларның, авыл җирлекләренең үз продукциясе тәкъдим ителде. Ярминкәгә шулай ук гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә учреждениеләр коллективлары да чыкты.
Ярминкәдә Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин булды, тәкъдим ителгән ассортимент һәм бәяләр белән танышты.
Ярминкәдә катнашучылар алдында мәдәният сарае коллективы концерт программасы белән чыгыш ясады.
Хөрмәтле педагоглар, мәгариф ветераннары!
Сезне Халыкара укытучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм һәм һөнәри бәйрәмегез уңаеннан иң изге теләкләремне юллыйм.
Укытучы – иң авыр, иң җаваплы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл һөнәрләрнең берсе. Укытучы һөнәрен сайлау - тынгысызлык, үз-үзенә һәм башкаларга таләпчән булу, көндәлек тырыш, эзлекле хезмәт юлыннан бару дигән сүз ул.
Хөрмәтле укытучылар! Сез илебезнең булачак гражданнарына белем бирәсез, намус, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбиялисез, туган якның патриотлары булырга өйрәтәсез. Сезнең намуслы тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә актив, иҗади, төрле яклап талантлы булган яшь буын үсә. Аларның уңышлары – сезнең тынгысыз хезмәтегез дә, шул ук вакытта районыбыз, республикабыз киләчәгенә керткән өлешегез дә. Һөнәрегезгә тугры булып, тырыш хезмәт куйганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сарман районының мәгариф үсешенә һәм яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән ветеран укытучыларыбызга аерым рәхмәтемне белдерәм. Мөхтәрәм остазларыбызны без гомер буе олы хөрмәт хисләре белән искә алабыз.
Рәисебез Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, республика хөкүмәте ярдәме белән районда сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү өчен уңайлы шартлар тудыруда күләмле эшләр башкарыла: мәгариф учреждениеләре капиталь төзекләндерелә, аларда тиешле инфраструктура булдырыла, матди-техник базалары ныгытыла. Без дә үз чиратыбызда укытучыларыбызның хезмәте, укучыларның тырышып укуы өчен тиешле чараларны булдырырга тырышабыз.
Кадерле укытучылар! Һөнәри бәйрәмегез белән котлап сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет, киләсе көнгә ышаныч, эшегездә уңышлар телим.
Ел саен октябрь аенда илебез искиткеч бәйрәм - Укытучылар көнен билгеләп үтә. Нәкъ менә шушы көнне кадерле педагогларыбызга рәхмәт сүзләре әйтәләр, чәчәкләр бирәләр. Бу дата уңаеннан гимназиянең актлар залында Укытучылар көненә һәм Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Концертка лаеклы ялда булган укытучылар чакырылган иде. Концерттан соң барлык педагоглар һәм кунаклар чәй эчәргә чакырылды. Кадерле коллегаларыбыз,сезгә бәхет, нык сәламәтлек һәм рәхмәтле укучылар телибез! Бәйрәм белән!
Бүген район Советының утырышлар залында Бөтендөнья татар конгрессының Сарман бүлекчәсенең хисап-сайлау җыелышы булды.
Аның эшендә Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шәрипов Ирек Илдус улы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшкуарлары белән эшләү комитеты җитәкчесе, Бөтендөнья татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясенең башкарма директоры Уразаев Фәрит Язкар улы катнашты.
Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе итеп Исмәгыйлева Гөлназ Тәлгать кызы билгеләнде. Гөлназ Тәлгать кызына һөнәри эшчәнлегендә һәм яңа башлангычларында уңышлар телибез!
Ярминкәдә фермерлыкның, шәхси хуҗалыкларның, авыл җирлекләренең, мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының үз җитештергән продукциясе тәкъдим ителде. Ярминкәдә катнашучылар алдында район мәдәният йортының үзешчән артистлары концерт программасы белән чыгыш ясады. Теләүчеләрне коймак белән кайнар чәй белән сыйладылар.
Ярминкәдә Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин булды, тәкъдим ителгән ассортимент һәм бәяләр белән танышты.
"Бир тәпиеңне, дустым" хәйрия акциясе
4 октябрьдә Бөтендөнья хайваннарны яклау көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең максаты - укучыларның игътибарын йортсыз хайваннар проблемаларына һәм аларны яклауга җәлеп итү. "Бир тәпиеңне, дустым" акциясе приютлардан хайваннар өчен кирәкле әйберләрне җыюга юнәлдерелгән.
Хәйрия акциясе нәтиҗәләре буенча барлык җыелган әйберләр "Лапки-царапки" волонтерларына тапшырылачак
Өлкәннәр көне Якши-Каран авылында үткәрелде
Бүген Югары Чыршылы авыл җирлегендә өлкәннәр көне үткәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Камалетдинов Илсур Наил улы өлкәннәрне бәйрәм белән котлады, аларга сәламәтлек, озын гомер теләде. Шулай ук бу көнне өлкән буынга бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады. Чара җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.
Әлмәт авыл җирлегендә өлкәннәр көне үткәрелде.