ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2025 ел
сишәмбе

МБГББУ «Җәлил гимназиясе» нең 3 нче Б сыйныфы укучылары, класс җитәкчеләре Х.М. Ихсанова белән, иҗади сәләтләрен, лидерлык сыйфатларын үстерүгә юнәлдерелгән «Россия бөркете» Бөтенроссия проектында катнашып, зур активлык күрсәтәләр.

Болытлы, көндез аязучан.

Бераз һәм уртача кар.

Урыны белән буран.

Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 6-11 м/с, төнлә һәм иртән урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.

Төнлә һаваның минималь температурасы -15..-18˚.

Көндез максималь температура -7..-10˚.

Юлларда бозлавык

1 нче Б сыйныфы укучылары «Россия бөркетләре» масштаблы бөтенроссия белем бирү проектында актив катнашалар. «Орленок-Мастер» дигән мавыктыргыч трек сайлап, балалар сыйныф җитәкчесе З.Ф. Кәримова белән берлектә эшкә керештеләр.

2025 нче елның 15 нче декабрендә дүшәмбе иртәсе МБГББУ «Җәлил гимназиясе» ндә гадәттәгечә тантаналы линейкадан, флаг кертү һәм Россия Федерациясе Гимнын башкарудан башланды.

Россия Федерациясендә ОРВИ һәм грипп белән авыручыларның сезонлы артуы күзәтелә. Эпидемиянең артуы РФнең 89 субъектының 17сендә теркәлгән, күпчелек очракта ул уртача дип бәяләнә.

2025 елның 16 декабрендә Каташ - Каран авылында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган сугышчы-якташыбыз Рәсүл Равшан улы Сәфәров истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы булды. Мемориаль такта Бөек Ватан сугышы сугышчыларына куелган обелиск фасадына куелган.


15
декабрь, 2025 ел
дүшәмбе
Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшүләр алып барылды

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан югары яисә урта һөнәри белемле, авыл хуҗалыгы оешмаларында кимендә өч ел эшләргә йөкләмә алган яшь белгечләргә АПК предприятиеләрен квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү өчен 750,0 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтелә. Кызыксындырган сораулар буенча 2-58-68, 2-54-49 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә.

Болытлы, көндез аязучан. Төнлә һәм иртән бераз кар, урыны белән буран. Көндез башлыча явым-төшемсез. Җил төнлә-иртән төньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, тизлеге 15-18 м/с, көндез көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с. Төнлә һаваның минималь температурасы -15..-18˚. Көндез максималь температура -10..-13˚. Юлларда бозлавык.

Салкын карлы кышта кошларга җимнәр кую бик мөһим. Уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче балалар күптән үз бакчаларында җимлекләр элделәр, нәни дусларыбызның сөенеп килеп сыйлануларын күзәтәләр инде.
Шәмсетдинов Радель әтисе Руслан, әнисе Рәзилә белән җимлекне "Старт" чаңгы үзәгендә урнаштырдылар. Алар барыбызны да чаңгы шуарга, трасса янында урнаштырылган җимлекне төрле ризыклар белән тулыландырып торырга чакыралар.
Зур эшне башлап җибәрүегез өчен рәхмәт сезгә, Шәмсетдиновлар. Әйдәгез, дуслар, без дә калышмыйк, файдалы эш дәвамлы булсын!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International