7 нче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын 2507 нче УИК та Карашай-Саклау авыл җирлегендә сайлаулар бара.
Иске Кәшер авыл җирлеге участок сайлау комиссияләрендә җиденче чакырылыш Дәуләт Советына депутатлар сайлаулары бара
Бүген шикәр чөгендерен үстерү һәм җыю буенча экипажлар, механизаторлар һәм агрономнар арасында ярышларда җиңүчеләр билгеләнде.
Аларны Сарман районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Николай Иванович Сәхуриев, идарәнең җитештерү бүлеге начальнигы Илнур Хәйдәр улы Салихов һәм районның җитештерү комплекслары башкарма идарәчесе Илшат Нәкыйп улы Вәлиев бүләкләделәр.
Урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 Төркем
1. Фәрхәт Салихов («Сарман " АФ)
2. Ирек Нурисламов ("Сарман" АФ)
3. Руслан Миңнемөхәммәтов ("Нөркәй" АФ)
2 төркем
1. Руслан Агелтдинов ("Сарман" АФ)
2. Рамил Салихов ("Нөркәй" АФ)
3. Равил Абдуллин ("Җәлил" АФ)
3 төркем
1. Рәфис Гайсин ("Нөркәй" АФ)
2. Рамил Шакирҗанов ("Сарман" АФ)
3. Гөлнара Гарифуллина ("Җәлил" АФ)
Бүген урып-җыю буенча комбайнчылар арасында ярышларда җиңүчеләр билгеләнде.
Аларны Сарман районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Николай Иванович Сәхуриев, идарәнең җитештерү бүлеге начальнигы Илнур Хәйдәр улы Салихов һәм районның җитештерү комплекслары башкарма идарәчесе Илшат Нәкыйп улы Вәлиев бүләкләделәр.
Урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 Төркем
1. Руслан Әгъзамов ("Нөркәй" АФ)
2. Давис Уразаев ("Сарман" АФ)
3. Нәсим Гыйльманов ("Нөркәй" АФ)
2 төркем
1. Дамир Гайнуллин («Сарман " АФ)
2. Рузил Сафин ("Нөркәй" АФ)
3. Нияз Юнысов («Сарман " АФ)
3 төркем
1. Булат Сафин ("Нөркәй" АФ)
2. Динар Гыйльфанов ("Сарман" АФ)
3. Әлмир Сәхипзадин («Сарман " АФ)
«Алтын мөнбәр» XX Казан халыкара кинофестивале – Гомумкешелекнең рухи-әхлакый кыйммәтләрен һәм мәдәни традицияләрен чагылдырган, тынычлык урнаштыру, дингә карата түземлелек һәм кешелеклелек идеяләрен йөртүче, милләтенә һәм конфессиясенә карамастан, уен, документаль һәм анимацион фильмнар конкурсы. «Сарман " кинотеатрында «Минтимер һәм аның дуслары» фильмы күрсәтелде. Террорчылыкны профилактикалау буенча видеороликлар күрсәтү.
Пробация турындагы законны гамәлгә ашыру хакында Сарман муниципаль районы Башкарма комитетында узган очрашуда сөйләштеләр. очрашуда Россия ҖҮФХИнең Татарстан Республикасы буенча УИИ ФКУның Сарман районы буенча филиалы җитәкчелеге катнашты. Эшлекле очрашуда социаль үсеш буенча РИК урынбасары И.Р. Сәхипова катнашты.
Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы «Шәфкать» үзәге ГАУСО директоры Мөхлисуллина Ландыш Зөфәр кызын юбилее белән котлады. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә намуслы хезмәте өчен һәм юбилее уңаеннан Ландыш Зөфәр кызы Сарман муниципаль районы Советының Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.
Бүген Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин 2024 елның 8 сентябрендә җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауны оештыру һәм уздыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.