ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2025 ел
сишәмбе

2025 нче елның 1 нче һәм 2 нче декабрендә Сарманда "Ел укытучысы-2026" һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы узды. Җәлил гимназиясен химия һәм биология укытучысы Замаева Луиза Назыйр кызы тәкъдим итте. Сынаулар ике көн үтте.

1 нче декабрь көнне МБГББУ "Җәлил гимназиясе"ндә "Йорт хайваннары"  темасына "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" класс сәгатьләре узды. Балалар йорт хайваннарының өйдә яшәүчеләр генә түгел, ә чын гаилә әгъзалары, тугры дуслар һәм алыштыргысыз ярдәмчеләр икәнен белделәр.

Бүген Сарманда өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасының атказанган агрономы Мөнәвир Хөснуллин истәлегенә багышланган турнирның республика этабы узды.

Әниләр көнендә Карашай Саклау авыл җирлеге җитәкчесе Хөсниева В.В. һәм җирлек волонтерлары балалары һәм ирләре махсус хәрби операциядә катнашкан әниләр һәм хатыннар янына бардылар. Җирлек җитәкчесе һәм волонтерлары сабырлыклары, батырлыклары һәм мәхәббәтләре өчен тирән рәхмәтләрен белдерделәр. Ватанны саклаучы геройларның гаиләләренә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләделәр.

Карашай Саклау авыл җирлегендә  яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларга адреслы ярдәм күрсәтү максатында азык-төлек пакетлары өләштеләр.

МБОУ «Җәлил №1» 5 а класс укучылары Шамсутдинова А.Ш. җитәкчелегендә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган «Кызыл тасма!» акциясен үткәрделәр. Бу акция «SаMоSтоятельные дети» республика антинаркотик проекты чикләрендә уздырылды.

Коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан 8 А сыйныфы укучылары "Россия коррупциясе" дигән тере гәҗит оештыруда катнашты.

Россиядә Аналар көне ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә үткәрелә.Шушы бәйрәм уңаеннан Мортыштамак авылы мәдәният йортында зур концерт оештырылды. Программада  әниләргә багышланган  моңлы җырлар, матур шигырьләр ,уеннар булды.


1
декабрь, 2025 ел
дүшәмбе
Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшүләр алып барылды

2025 елның 1 декабрендә Күтәмәле мәктәбендә 8 һәм 9 сыйныф укучылары белән Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган әңгәмә булды. 2025 елда бу әһәмиятле көннең темасы — «Авырлыкларны җиңү, СПИД белән көрәш буенча чараларны трансформацияләү» булды. Укучыларга бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне дөнья җәмәгатьчелегенең һәм гади кешеләрнең игътибарын СПИД проблемасына, кеше тормышының кыйммәтләренә җәлеп итү өчен барлыкка килүе, шулай ук СПИДка каршы көрәш символы булып "кызыл тасма" – махсус рәвештә бөкләнгә тасма кисәге торуы турында сөйләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International