ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Сәламәтлекләре чикләнгән балаларның җәмгыяттә үз урыннарын табу  шартларының берсе - яраткан сәнгать төре белән шөгыльләнү, шул очракта бала үзен шәхес итеп тоя һәм үзенең кирәклеген аңлый.

Сәнгать шәхесне интеграцияләү, адаптацияләү һәм социальләштерү чарасы буларак эмоциональ халәтләрне гармонияләштерүгә ярдәм итә, иҗади потенциал офыкларын ачарга һәм ныгытырга мөмкинлек бирә.

Музыка сәнгате - кешелек өчен иң көчле коралларның берсе.

Музыка-искиткеч тәрбияче, һәм аның кыйммәте - шәхеснең әхлакый-эстетик һәм рухи потенциалын тәрбияләү, аның үсешен камилләштерү.

Музыка һәрвакыт игелеккә, матурлыкка җәлеп итүнең иң нәтиҗәле чарасы булып тора.

"Мирас угы" проекты өстендә эшләгәндә, без аны сәламәтлекләре чикләнгән балаларның иҗади үсешенә ярдәм итәрдәй интерактив чаралар белән тулыландырырга тырыштык. Әлеге проект - халкыбызның, ата-бабаларыбыз чорына виртуаль сәяхәт булды, ул үз эченә бик күп кызыклы һәм файдалы чараларны алган. Теләнче Тамак интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр белән без археологлар, чүлмәкчеләр һәм тукучылар булып карадык. Ә менә проектның йомгаклау өлеше музыка сәнгатенә, халык музыка уен кораллары белән танышуга багышланды. Очрашу барышында тулы бер инструменталь ансамбль барлыкка килде.

"Мирас угы” проекты мөмкинлекләре чикле балаларга үз-үзләренә ышанырга, яңа мавыгулар табарга, яңа ачышлар ясарга белемнәрен арттырырга ярдәм итте, профориентация юнәлешенә дә үз өлешен кертте.

Тэги: #музейсарманово #культурадляшкольников #годсохранениякультурногонаследиянародовРоссии #этноблогергода2022 #этноблогингтайм #путьэтноблогера

Татарстан Республикасында  торак пунктларны чистарту буенча санитар-экологик икеайлык кысаларында Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында өмә узды.

2022 елның 9 апрелендә М. Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте базасында Татарстан Республикасы авыл районнары һәм шәһәрләренең хатын-кызлар җыелма командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды. Сарман районының «Айтуган» командасы - 3 урында, 2 урында - Түбән Кама шәһәренең «Тонеко» командасы, 1 урында- мәйдан хуҗалары- Минзәлә шәһәре командасы булды.

Ләшәү Тамак мәктәбендә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре  "Экояз-2022" икеайлык кысаларында "Табигатьне саклау- ул зур байлык" дигән темага башлангыч, сыйныфларда тәрбияви мастер класс уздырды.Соңыннан мәктәп күләмендә үткәрелгән "Кош оялары" конкурсына йомгак ясалды. Нәтиҗәләр буенча "Иң-иңнәргә бүләкләр тапшырылды.


10
апрель, 2022 ел
якшәмбе

Хөрмәтле Миргазиян Зәкиевич!

         

          Барлык сарманлылар исеменнән олуг юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Шатлыклы озын гомер, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.

          Кайда гына эшләсәгез дә, хезмәтегез белән хөрмәт һәм абруй казандыгыз. Эшлекле, максатчан, тынгысыз булуыгыз белән яңадан-яңа куанычлы үрләр яуладыгыз. «Туймазынефть», «Елховнефть», «Иркеннефть», «Җәлилнефть», «Әлмәтнефть» идарәләренең хезмәт казанышларында Сезнең  өлешегез зур.

          Районда, кайсы гына җирлекне алсаң да, Сезнең ярдәм тимәгән авыл юктыр. Төрле чараларга материаль ярдәм дисеңме, мәчетләр төзү, чишмәләрне, зиратларны төзекләндерү, су үткәрү, юллар салу һәм башка күп өлкәләрдә Сезнең шәфкатьне тоеп торды сарманлылар. Ә инде туган авылыгыз Күтәмәле өчен кылган эш-гамәлләрегез санап бетергесез.

          Хөрмәтле Миргазиян Зәкиевич! Районыбызның социаль-экономик, милли-мәдәни үсешенә керткән лаеклы өлешегез, барлык игелекле гамәлләрегез, бүген дә шундый ук туган ягыбыз патриоты булып яшәвегез өчен Сезгә олы рәхмәтемне җиткерәм!

          Матур юбилеегызны Сез мактаулы хезмәт юлы үткән нефть сәнәгате ветераны, районыбызның иң абруйлы, хөрмәтле шәхесләренең берсе булып каршылыйсыз. Үз изгелегегез Сезгә меңе белән кайтсын, киләчәктә дә изге эшләрегездә, тормышыгызда бары тик уңышлар юлдаш булсын.


9
апрель, 2022 ел
шимбә

Районда экологик икеайлык кысаларында үткәрелә торган өмәләр башланды.

Бүген Сарман муниципаль районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре Яр Чаллы шәһәрендә уздырыла торган ярминкәдә катнаштылар.


8
апрель, 2022 ел
җомга

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:

18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең көчәюе турында Консультация-кисәтү. 8 апрельдә 10 сәгатькә кадәр. 9 апрель 2022 ел.

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 9 апрелендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.


7
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Район территориясендә юллардагы чокырларны ямау эшләре башланды. Ремонтны Зур Нөркәй-Кадрәк участогында, Салкын Чишмә - Александровка - Азнакай УАД участогында Татавтодор предприятиеләре башкара.

7апрель көнне Сарман үзәк китапханәсендә бәйләү түгәрәгенә йөрүче өлкәннәр өчен  «Бөтендөнья китап һәм авторлык хокукы» көне уңаеннан «Китап галәме» исемле мәгълүмат сәгате үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International