7апрель көнне Сарман үзәк китапханәсендә бәйләү түгәрәгенә йөрүче өлкәннәр өчен «Бөтендөнья китап һәм авторлык хокукы» көне уңаеннан «Китап галәме» исемле мәгълүмат сәгате үтте.
Ел саен 7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген Сарманның үзәк ял паркында шул исемдәге физкультура-спорт чарасы узды. Чара кысаларында ГТОның гер күтәрү, отжимание, урыннан озынлыкка сикерү, алга авышу кебек нормативларын тапшыру булды. Шулай ук табигый сәламәтләндерү алымнарын үстерү һәм пропагандалауга юнәлдерелгән «Тормышка 10 мең адым» Бөтенроссия акциясе үткәрелде.
7 апрель көнне Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Бүген Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында бу көнгә багышланган чаралар узды.
Иртә балалар бакчасында балалар, педагоглар һәм ата-аналар катнашкан күңелле җырлар астында ритмик зарядкадан башланды. Көн дәвамында тәрбиячеләр төркемнәрдә әңгәмәләр һәм шөгыльләр үткәрделәр. Ә педагоглар арасында күңелле стартлар оештырылды.
Барысының кәефе күтәренке иде.
2022 нче елның 6нчы апрелендә "Җәлил гимназиясе"ндә "Бергә тапшырабыз. Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне» 2022 Бөтенроссия акциясе узды. Акциядә 11нче сыйныф укучыларының 34 ата-анасы катнашты. Чарага Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сәхипова И.Р., Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Идрисова Г. Я., шәһәр тибындагы поселок башлыгы Каримов Р. Я., Җәлил бистәсенең депутатлары Кучумова А. Н., Илдаров А. И.чакырылган иде.
Бу көнне ата-аналар БДИның барлык процедураларын да уздылар. Быел аларга математикадан база дәрәҗәсендәге БДИның кыскартылган варианты тәкъдим ителде.
2022 елның 8 апрелендә 17.45 сәгатьтә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Тышкы секция басымы шартларында 2022 елда Татарстан Республикасында гамәлдә булган яшь гаиләләргә, яшь белгечләргә ташламалы торак сатып алуда дәүләт ярдәме чаралары һәм программалары турында яшьләргә Хәбәр итү максатыннан, YouTube каналында турыдан-туры трансляция белән турыдан-туры эфир уздыра.
2022 елның 6 апрелендә, ППЭ 4605 базасында "Бергә тапшырабыз. Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне" узып утте.
Хөрмәтле абитуриентлар һәм ата-аналар! 2022 елның 23 апрелендә 13: 00 сәгатьтә Университет ачык ишекләр көне үткәрә.
Ачык ишекләр көне кысаларында Сезне университет презентациясе, институтлар,кафедра һәм кабул итү комиссиясе вәкилләре белән очрашу, студентлар тулай торагына экскурсия көтә.
Ерак үткәннәрдә калган һөнәрләрнең бүгенге көндә кирәге юк диючеләр бардыр мөгаен.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантлары конкурсында җиңүче “Мирас угы” проекты моның киресен дәлилли ала. Чөнки бүгенге көннең барлык уңайлыклары өчен без борынгыларга бурычлы. Нәкъ менә алар йөз еллар, хәтта гасырлар элек үзләренең тапкырлыгына, зирәклекләренә таянып безнең якты киләчәкнең беренче нигез ташларын салганнар. Әлбәттә, беребез дә савыт-саба ясарга кызыл балчык та әвәләми, кичләрен туку станы артында да үткәрми. Ләкин: “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”,- дип юкка гына әйтмиләр. Кызарып баеган кояш белән тәмамланган һәр көн нечкә генә элпә булып шул нигезне ныгыта, калынайта, сыйфатландыра. Иртәгесе көннең иртәсе тагын да ышанычлырак һәм нәтиҗәлерәк булуга мөмкинлек бирә.
Шушы катлаулы, ләкин бик мөһим сорауларга җавапларны Сарман гимназиясенең 1 Б сыйныфы укучылары белән җентекләп өйрәндек.
Тарих корабының җилкәннәрен күтәреп Идел буе Болгар дәүләте шәһәрләре буенча сәяхәт иттек. Иң элек Болгар шәһәренең “Ага базар”ындагы сәүдәгәрләр белән таныштык. Бүгенге чордагы кебек кәгазь акча яисә пластик карта да булмаган заманнарда бер-берсе белән ничек исәп-хисап ясаганнарын ачыкладык, акча урынына йөргән кыйммәтле җәнлек тиреләре белән дә таныштык. Балалар, Елантауга менеп, Зилант белән очраштылар, Алабуга, Шайтан каласы хакындагы риваятьләр, Зөя утрау – шәһәре тарихы белән таныштылар. Сәяхәтнең һәр тукталышында аларны яңа ачышлар каршы алды, тапкырлык, зирәклектә көч сынаштылар, мавыктыргыч, кызыклы уеннар уйнадылар.
Татар халкының милли гореф – гадәтләрен, аның тарихын киләчәктә тагын да тирәнтен өйрәнерләр дигән теләктә, аларга “Татар дөньясы” китабын очрашу истәлеге итеп тапшырдык.
Яхшы йорт җиткерер өчен - ныклы нигез булу ихтимал. Татар милләтенең Идел буе Болгары дәүләтеннән үк буыннан буынга күчеп килгән бай мәдәни мирасы, тарихи ядъкәрләре чиксез күп. Шуларга таянып, вакыт узган саен халкыбыз яңа үрләр яулаган, фәнни ачышлар ясап алга таба атлаган.
Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дә шушындый ныклы нигез кирәк. Безнең “Мирас угы” проекты үз эченә татарның иң асыл сыйфатларын сыйдырган, борынгыларның ныклыгын, зирәклеген, тапкырлыгын чагылдырган һөнәрләрне алган. Теләнче Тамак интернат-мәктәбендә тәрбияләнүче сабыйлар белән алдагы очрашуларда археология фәне, чүлмәкчелек һөнәре белән танышкан булсак, бу юлы тагын да кызыграк шөгыль әзерләп бардык. “Тәгәри китте йомгагым” дип исемләнгән интерактив чара аларга орчык, каба, тәрәшле тарагы, туку станы кебек моңа кадәр күрмәгән, ләкин бик кызыклы әйберләр әзерләгән иде.
Читтән генә карап утыру кемгә кызык булсын ди инде!? Балалар рәхәтләнеп йон яздылар, аннан аны кабага бәйләп,тәрәшле тарагы аша ипләп кенә тартып, җеп җегерләп, орчыкны биетергә дә тырыштылар. Иң сөендергәне беләсезме нәрсәдә иде? “Мин белмим”,- дип, бер генә бала да катнашырга тартынып утырмады. Киресенчә: “Апа, мин дә чыгам, мин дә чыгам”,- дип кулларын югары күтәреп теләк белдерделәр. Һәрберсенә махсус әзерләнгән кечкенә туку станнарын таратып, эшләү рәвешен аңлаттык. Кайберләренең хәтта үзенчәлекле рәсеме дә барлыкка килде.
Аннан иң кызыгы башланды: чын туку станында эшләү! Аеруча саклык, тырышлык белән карадылар алар бу эшкә. Ә инде эшләре барып чыккач, “авыз колакта, ә колак еракта” дип әйтәләр бит әле, монда да нәкъ шул күренеш иде. Бу сабыйлардагы көч, дәрт һәм сөенеч дәрәҗәсен аңлатып бетергесез булды.
Проектларны гамәлгә ашыру җиңелләрдән түгел, төрле кыенлыкларга дучар буласың, ләкин үз өстеңә йөкләп алган вазифаларны һичшиксез башкарырга кирәк. Шушы эчкерсез сабыйлар янына килгәч, барысы да онытыла, күңелне әйтеп аңлата алмаслык җылы хисләр биләп ала. Саубуллашулар... ярты йөрәк кала шулар янында. “Ә сез безгә икенче килгәндә нәрсә алып киләсез? Тагын кайчан киләсез? “Безгә навсегдага килегез!” дип, кечкенә булсалар да кат-кат рәхмәт әйтеп, озатып калдылар.
Татарстан Республикасында торак пунктларын чистарту буенча санитар-экологик икеайлык кысаларында Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы " Теремкәй" балалар бакчасында өмә узды.