ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

 26 март 2022 ел.

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә – тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУдән 12 сәгатьтән метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү килде.  2022 елның 26 мартында көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчәйгәндә 15-20 м/с тизлектә көчле җил көтелә.

«Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Мәскәү академиясе» ЮҺБ ФДБМУ һәм «Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Санкт-Петербург Академиясе» ЮҺБ ФДБМУГӘ көндезге уку формасы 40.05.01 белгечлеге буенча милли иминлекне хокукый тәэмин итү (юрист квалификациясе), җинаять-хокукый белгечлек буенча укырга кандидатлар сайлау алып барыла.

Уку тәмамлангач, чыгарылыш сыйныф укучысы хезмәт үтү өчен Россия Федерациясе Тикшерү комитетының тикшерү органына җибәрелә, ул аны укуга җибәрә.

Укуга гражданнар «рус теле, җәмгыять белеме, тарих» фәннәреннән бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру нәтиҗәләре һәм академияләр тарафыннан «физик культура, рус теле, җәмгыять белеме» фәннәреннән мөстәкыйль үткәрелә торган өстәмә керү имтиханнары нәтиҗәләре буенча кабул ителә.

Кабул итү мәсьәләләре буенча мәгълүмат мәгариф оешмаларының рәсми сайтларында «керүче» бүлекләрендә урнаштырылган: www.academy-skrf (Мәскәү академиясе) . http://skspba.ru (Санкт-Петербург Академиясе).

2022 елның  25 мартында Сарман җирле радио эфирында“Китап үз укучысын көтә ” исемле яңа китапларга күзәтүне  МБУ Сарман “Үзәкләштерелгән китапханә” библиографы Гөлнур Мадьярова үткәрде.

Янурыс авыл җирлегендә язгы ташуга әзерлек буенча актив эшләр оештырылды.

24 нче март көнне Җәлил бистәсенең Мәдәният йортында Сарман муниципаль районы мәгариф оешмалары арасында "Киң түгәрәк" муниципаль фестиваленең 1 этабы узды. Бу фестивальдә Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасы бик актив катнашты.

Хөр­мәт­ле мә­дә­ни­ят хез­мәт­кәр­лә­ре, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар!

Сез­не чын кү­ңел­дән һө­нә­ри бәй­рә­ме­гез бе­лән кот­лыйм.

Мә­дә­ни­ят өл­кә­се иҗат­ка га­шыйк, үз эшен яра­ту­чы ке­ше­ләр­дән то­ра. Сез­нең мә­дә­ни ми­рас­ка һәм ха­лык иҗа­тын үс­те­рү­гә керт­кән көн­дә­лек өле­ше­гез ке­ше­ләр­гә гү­зәл­лек дөнь­я­сы бе­лән ара­ла­шу шат­лы­гы бү­ләк итә. Үзе­гез­нең на­мус­лы хез­мә­те­гез бе­лән му­зей, ки­тап­ха­нә, ки­но­те­атр, сән­гать, му­зы­ка мәк­тә­бе һәм мә­дә­ни­ят йорт­ла­ры­ның уңыш­лы эш­лә­вен тәэ­мин итә­сез.

Сез хез­мә­те­гез бе­лән бу­ын­нан-бу­ын­га кү­чү­че кыйм­мәт­ләр­не - ту­ган тел һәм әдә­би­ят­ны, го­реф-га­дәт, йо­ла­лар­ны һәм ми­рас­ны сак­лый­сыз, без­нең ке­че Ва­тан­ның мә­дә­ни һәм ру­хи кө­чен үс­те­рү­гә яр­дәм итә­сез. Сез­гә хезмәтегез, һө­нә­ри ос­та­лы­гы­гыз өчен рәх­мәтемне бел­де­рәм. Җыр­лар­да җыр­лан­ган Сар­ман да­нын дан­лау­да, Ил­һам Ша­ки­ров, Зөһ­рә­ләр сал­ган як­ты, моң­лы сук­мак­тан ат­лау­чы­лар са­нын та­гын да ар­тты­рыр­сыз, дип ыша­нам.

Бар­лык мә­дә­ни­ят хез­мәт­кәр­лә­ре­нә, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарга нык­лы сә­ла­мәт­лек, бә­хет, зур иҗа­ди җи­ңү­ләр, са­ек­мас дәрт, бет­мәс-тө­кән­мәс ил­һам, бар­лык баш­лан­гыч­лар­да һәм иҗат­та уңыш­лар те­лим.

Җәлил бистәсендә ел саен талантларның потенциалын саклауга һәм яңа исемнәрне ачыклауга юнәлдерелгән үзешчән сәнгать смотры уза. 24 нче март көнне Җәлил мәдәният йортында Бюджет оешмалары арасында үзешчән сәнгать смотр-концерты булып узды. Җәлил гимназиясе коллективы концерт программасы белән чыгыш ясады, ул беркемне дә битараф калдырмады. Чыгыш матур, исән һәм истә калырлык булды.


24
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Балчыктан әвәләү  балаларның сәләтен үстерү, шулай ук физик һәм психик авыруларны сәламәтләндерүнең яхшы ысулы.

Күпчелек кешеләр өчен балчык уңай ассоциация тудыра һәм юкка гына түгел. Ул эш материалларының иң беренчеләреннән. Аннан йортлар өчен кирпеч сукканнар, өй кирәк-яраклары ясаганнар, хәтта медицинада да кулланганнар. Дөньяда беренче «дәфтәр» дә балчыктан ясалган пластинка булган бит.

23 март көнне Әнвәр Залаков исемендәге ял паркында халкыбызның милли бәйрәме “Нәүрүз” уткәрелде. Кунакларны Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сәхипова Индира Рәис кызы бәйрәм белән котлады. “ Язлар белән җиргә Нәүрүз килә” дип исемләнгән театральтамаша “Игәнә” керәшен халык фольклор ансамбле, “Идел” бию төркеме, аерым җырчыларның чыгышлары белән үрелеп барды. Кече футбол ярышы, төрле кызыклы уеннар үткәрелде, борынгы йола-игеннәр мул, тук булсын өчен йомырка тәгәрәтелде. Кунаклар кайнар коймак, ботка белән сыйланды, җыр-биюләрдә катнаштылар.


23
март, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Җәлил бистәсенең Мәдәният сараенда «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов рәислегендә "Бердәм Россия" партиясенең депутатлар берләшмәләренең республика координация советы утырышы узды. Шулай ук утырыш кысаларында «Бердәм Россия» партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе секретаре, район башлыгы Фәрит Хөснуллин чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International