ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2022 ел
сишәмбе

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте.

Кабул итүгә авыл җирлекләре башлыклары, Башкарма комитет бүлекләре урынбасарлары һәм белгечләре чакырылган иде. Кабул итүгә алдан язылган гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.

 29 март көнне Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин Мөхәррәм һәм Вәсилә Фәйзуллиннарны алтын туйлары белән, Галимҗан һәм Тәкыя Шакирҗановларны бриллиант туйлары белән котлады.

Бүген Сарман муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы булды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге 18-40 яшьлек Россия Федерациясе гражданнарын полициягә чакыра.
Полиция хезмәте-киләчәккә ышаныч!


28
март, 2022 ел
дүшәмбе

26 март көнне Сарман мәдәният йортында Бөтенроссия мәдәният хезмәткәрләре көненә, районда тормышны матуррак, кызыклырак, рухи яктан баета торган, якты, иҗади кешеләрнең һөнәри бәйрәменә багышланган тантаналы чара узды.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдән килде:

Татарстан Республикасы территориясендә актив төньяк-көнбатыш циклон чыгу сәбәпле, 2022 елның 29 мартында төнлә һәм көндез һава шартлары сизелерлек начарланачак. Фронталь бүлекләр узганда көтелә:

- Күпчелек кар һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр, урыны белән көчле.

- 500-1000 метрга кадәр күрү начарлануы белән бураннар.

- Урыны белән бозлавык.

Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, көчәйгәндә секундына 18-23 метр тизлектә.

- Юлларда бозлавык, кар боткасы, урыны белән кар көртләре барлыкка килә.

Температура төнлә -5..-10°, республика көнчыгышында аязган вакытта -15° ка кадәр; көндез +1гә кадәр күтәреләчәк..+6°. Һава шартларының үзгәрүе шулай ук атмосфера басымының шактый тирбәлеше белән бергә алып барылачак.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе бизнес вәкилләрен электрон документ әйләнеше – хезмәттәшлекнең заманча һәм ышанычлы ысулы-күчәргә чакыра. Бүген электрон документ әйләнеше тагын да үтемлерәк булды, чөнки хәзер квалификацияле электрон имза (КЭП) теләсә кайсы салым органында бушлай алырга мөмкин.

Актанышта "Батыр" спорт сараенда Актаныш, Тукай, Сарман, Мөслим, Минзәлә, Әгерҗе, Кама Аланы районнары командалары катнашында ир - атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында "Татарстан-Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте призларына волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона ярышлары узды.


27
март, 2022 ел
якшәмбе

Җәлилдә район авыл җирлекләре Спартакиадасы кысаларында шахмат ярышлары узды. Барлыгы 7 авыл җирлегеннән 7 команда катнашты. Команда составында: 1 хатын-кыз, 1 ир-ат. Ярыш нәтиҗәләре буенча: 1 нче урынны Иске Кәшер авыл җирлеге командасы, 2 нче урынны Мортыштамак авыл җирлеге, 3 нче урынны Илексаз авыл җирлеге яулады. Җиңүчеләрне һәм барлык катнашучыларны котлыйбыз.


25
март, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

 26 март 2022 ел.

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә – тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУдән 12 сәгатьтән метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү килде.  2022 елның 26 мартында көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчәйгәндә 15-20 м/с тизлектә көчле җил көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International