Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.
Мәдәният өлкәсе иҗатка гашыйк, үз эшен яратучы кешеләрдән тора. Сезнең мәдәни мираска һәм халык иҗатын үстерүгә керткән көндәлек өлешегез кешеләргә гүзәллек дөньясы белән аралашу шатлыгы бүләк итә. Үзегезнең намуслы хезмәтегез белән музей, китапханә, кинотеатр, сәнгать, музыка мәктәбе һәм мәдәният йортларының уңышлы эшләвен тәэмин итәсез.
Сез хезмәтегез белән буыннан-буынга күчүче кыйммәтләрне - туган тел һәм әдәбиятны, гореф-гадәт, йолаларны һәм мирасны саклыйсыз, безнең кече Ватанның мәдәни һәм рухи көчен үстерүгә ярдәм итәсез. Сезгә хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Җырларда җырланган Сарман данын данлауда, Илһам Шакиров, Зөһрәләр салган якты, моңлы сукмактан атлаучылар санын тагын да арттырырсыз, дип ышанам.
Барлык мәдәният хезмәткәрләренә, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарга ныклы сәламәтлек, бәхет, зур иҗади җиңүләр, саекмас дәрт, бетмәс-төкәнмәс илһам, барлык башлангычларда һәм иҗатта уңышлар телим.
Җәлил бистәсендә ел саен талантларның потенциалын саклауга һәм яңа исемнәрне ачыклауга юнәлдерелгән үзешчән сәнгать смотры уза. 24 нче март көнне Җәлил мәдәният йортында Бюджет оешмалары арасында үзешчән сәнгать смотр-концерты булып узды. Җәлил гимназиясе коллективы концерт программасы белән чыгыш ясады, ул беркемне дә битараф калдырмады. Чыгыш матур, исән һәм истә калырлык булды.
Балчыктан әвәләү балаларның сәләтен үстерү, шулай ук физик һәм психик авыруларны сәламәтләндерүнең яхшы ысулы.
Күпчелек кешеләр өчен балчык уңай ассоциация тудыра һәм юкка гына түгел. Ул эш материалларының иң беренчеләреннән. Аннан йортлар өчен кирпеч сукканнар, өй кирәк-яраклары ясаганнар, хәтта медицинада да кулланганнар. Дөньяда беренче «дәфтәр» дә балчыктан ясалган пластинка булган бит.
23 март көнне Әнвәр Залаков исемендәге ял паркында халкыбызның милли бәйрәме “Нәүрүз” уткәрелде. Кунакларны Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сәхипова Индира Рәис кызы бәйрәм белән котлады. “ Язлар белән җиргә Нәүрүз килә” дип исемләнгән театральтамаша “Игәнә” керәшен халык фольклор ансамбле, “Идел” бию төркеме, аерым җырчыларның чыгышлары белән үрелеп барды. Кече футбол ярышы, төрле кызыклы уеннар үткәрелде, борынгы йола-игеннәр мул, тук булсын өчен йомырка тәгәрәтелде. Кунаклар кайнар коймак, ботка белән сыйланды, җыр-биюләрдә катнаштылар.
Бүген Җәлил бистәсенең Мәдәният сараенда «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов рәислегендә "Бердәм Россия" партиясенең депутатлар берләшмәләренең республика координация советы утырышы узды. Шулай ук утырыш кысаларында «Бердәм Россия» партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе секретаре, район башлыгы Фәрит Хөснуллин чыгыш ясады.
Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11 нче районара инспекциясе түбәндәгеләрне хәбәр итә: «физик затлар тарафыннан банкларда активларны һәм счетларны (кертемнәрне) ирекле декларацияләү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында «09.03.2002 ел, № 48-ФЗ Федераль закон нигезендә, 14 марттан капитал амнистиясенең дүртенче этабы башланды.
Ләке “Айбагыр” керәшен балалар фольклор ансамблендә җыр-моңны сөюче балалар җыелган. Матур шөгыльләреннән тыш, алар иҗатның бик күп төрле юнәлешләре белән кызыксыналар.
“Мирас угы” проектында катнашып, үзләре өчен өр- яңа, кызыклы һөнәрләр ачтылар: чүлмәкчелек, зәркәнчелек, тимерчелек, тукучылык. Мавыктыргыч уеннарда катнашып, иң тапкыр, иң җитез, иң үткен иптәшләрен ачыкладылар. Идел буе Болгары тарихы, борынгыдан килгән, телдән – телгә күчкән риваятьләр саклаган серләрне чиштеләр.
Очрашу барышында алар үзләре өчен махсус әзерләнгән сувенирларны үз куллары белән бизәделәр, салават күперенең бер генә төсе дә кулланылмый калмады. Нәкъ менә салават күпередәй “Мирас угы” проекты да балаларга кабатланмас хисләр, шатлык, елмаю бүләк итә.
Бүген Җәлил ш.т. п. мәдәният сараенда «Татнефть» ГАҖ структур бүлекчәләренең 2021 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2022 елга планнар буенча хезмәт коллективлары конференциясе узды.
Конференция эшендә Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Хәлимов катнашты.
Ниһаять, без "Они защищали отчий дом " проектын тормышка ашыруның төп өлешенә керештек. Проект үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән. Сарман аграр көллиятенең 1 курс студентлары белән очрашу төрле чорлардагы Ватанны саклаучылар экипировкасын күзәтүдән башланды. Алар физик яктан әзерлекле булуның ни дәрәҗәдә мөһим булуын көбә күлмәкне өсләренә киюгә үк аңладылар, әле бит калкан да тотасы, кылыч яисә уктан атып үз чикләреңне дә сакларга кирәк.
Җиләкле җәйләрдән соң мул уңышлы көзләр килә. Агачлардан соңгы алтын яфрак өзелеп төшүгә карлы, буранлы, күңелле яңа ел бәйрәмле кыш айларын көтеп алабыз, ә инде салкын кыштан соң назлы кояшлы, гөрләвекле язлар сагындыра. Һәм, әлбәттә, язның беренче иң гүзәл бәйрәме - Нәүрүз.