ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2022 ел
дүшәмбе

Буген Сарман районының хөрмәтле җитәкчесе, гомерен авыл хуҗалыгын үстерүгә багышлаган, районның социаль-икътисади усешенэ зур өлеш керткән хөрмәтле райондашыбыз – бүгенге көндә район ветераннар Советын һәм инвалидлар берлеген җитәкләгән Нәҗип Мөҗип улы Миңнеголовның йөрәге тибүдән туктады. Бу – районыбыз өчен олы кайгы, зур югалту.
Тормыш иптәше Рәшидә апаның, балалары-оныкларының авыр кайгыларын уртаклашабыз, сабырлык телибез. Нәҗип Мөҗиповичның авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын.

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин 2022 елның Ай һәм беренче кварталы йомгаклары буенча алдынгы терлекчеләрне бүләкләде.

Сарман муниципаль районында тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник карау башланды. Сарман муниципаль районы агросәнәгать комплексы хуҗалыкларында тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга беренче техник карау 21 мартта «Җәлил» агрофирмасы ҖЧҖендә узды һәм ул традиция буенча күрсәтмә булды. Чарада авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, районның агросәнәгать комплексы баш инженерлары һәм идарәчеләре катнашты.

2012 елның 15 мартында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан «Fair Digital Finance» - «Гадел цифрлы финанс хезмәтләре» девизы астында «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Әлмәт филиалы консультация үзәге белгечләре тарафыннан кулланучылар өчен 2012 елның 14 мартыннан 25 мартына кадәр «Кайнар линия» оештырылачак.

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә килеп туган мәсьәләләр буенча консультацияне эш көннәрендә 09.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр, 13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Кайнар линия телефоннары: Роспотребнадзор Бердәм консультация үзәге 8 800 555 49 43 аша ала аласыз, шулай ук консультацияне көн саен 08.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр; 13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр: 8 (85558) 7-22-75, (85559) 2-44-64.

19 март көнне Җәлил поселогы мәдәният йорты каршындагы мәйданда «Кышны озату-2022 ел» дигән гомумпоселок бәйрәме узды. «Җәлил балалар сәнгать мәктәбе» вәкиле Галеева Надежда Михаил кызы иң якты катнашучыларның берсе булды һәм 1 урынны яулады. Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы «Җәлил поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р. А. Җиңүче дипломы белән бүләкләде.

2022 нче елның мартында Карашай-Саклау авыл җирлеге халкы Кәлимуллина Шәмсенур Мәҗит кызы, Госманов Флюр Госман улы, Сафиуллина Әлфия Сәгыйр кызы үзләренең юбилейларын билгеләп үттеләр. Бу бәйрәм көнендә аларны Карашай-Саклау авыл җирлеге башлыгы Хөсниева Вероника Вячеславовна котлады. Котлау сүзләре белән бергә истәлекле бүләкләр дә тапшырды. Аларга сәламәтлек, иминлек һәм иң изге теләкләр теләде!

19 нчы март көнне Җәлил беренче санлы мәктәбе Кыш озату бәйрәмендә катнашты. Мәдәният йорты каршындагы мәйданда узган" яз " бәйрәме. Концерт номерлары, мастер-класслар бистә халкын көтте. Җәлилнең 1 нче мәктәбендә узган "Барыня-сударыня" бәйгесендә Мортазина А. Н.катнашты. Безнең мәктәп чатыры янында барлык теләүчеләр кайнар коймак һәм самавырдан хуш исле чәй белән сыйлана алдылар

Карашай-Саклау авыл җирлегендә "Нәүрүз-бәйрәм" бәйрәме оештырылды . Бу бәйрәмгә зур һәм төрле программа әзерләнгән иде. Бәйрәмгә «Нәүрүзбикә» чакырылган иде. Чарада катнашучылар аның белән бергә җырлар җырладылар, биеделәр, халык уеннары уйнадылар, яз турында табышмаклар чиштеләр. Чара ахырында тәмле чәй эчтеләр, барысын да коймак һәм ботка белән сыйладылар. "Нәүрүз-бәйрәм" - тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Чара бәйрәм атмосферасы һәм катнашучыларның күтәренке кәефе тудырды.

Буген 5 нче Экият балалар бакчасы « Кыш озату» бэйрэмендэ катнашты. Ижади конкурста безнен бакчадан  Кригер Стефания Анатольевна  матур итеп чыгыш ясады.Бэйрэм бик кунелле утте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International