Бүген район Советының утырышлар залында Сарман муниципаль районының профсоюз оешмалары эшчәнлеге турында еллык конференция булып узды.
Бүген «Айтуган» универсаль спорт залында 2004 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында баскетбол буенча район беренчелеге узды. Анда 12 команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны – Җәлил икенче урта мәктәбе, 2 нче урынны - Сарман урта мәктәбе, 3 нче урынны-аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 1 нче Җәлил урта мәктәбе яулады.
Бүген район Советының утырышлар залында Сарман муниципаль районының наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы булды. Утырышны район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
Бүген районда Бердәм дәүләт хезмәтләре һәм ЕДДС белән команда-штаб күнегүләре үткәрелде.
Ниһаять, без "Они защищали отчий дом " проектын тормышка ашыруның төп өлешенә керештек. Проект үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән. Сарман аграр көллиятенең 1 курс студентлары белән очрашу төрле чорлардагы Ватанны саклаучылар экипировкасын күзәтүдән башланды. Алар физик яктан әзерлекле булуның ни дәрәҗәдә мөһим булуын көбә күлмәкне өсләренә киюгә үк аңладылар, әле бит калкан да тотасы, кылыч яисә уктан атып үз чикләреңне дә сакларга кирәк.
Бөек Ватан сугышы чорының плащ - палаткасы егетләр өчен чып-чын башваткыч булды, әмма алар моны да башкарып чыктылар. Аяк чолгауларын урарга өйрәнделәр, аны дөрес урау кирза итекле солдат өчен бик мөһим булуын аңладылар. Шуны да билгеләп үтәсе килә, яшьләр бик тату, бер-берсенә ярдәм итәргә, киңәш бирергә һәрвакыт әзер булдылар.
«Они защищали отчий дом " – тарих белән танышу, чын көбә күлмәк киеп карау гына түгел ул. Әлеге проект - үсеп килүче буынга җиңү өчен нинди кыйммәт бәя түләнгәнен күрсәтү юлларының берсе. Азатлык, туган җирдә яшәү, туган телдә сөйләшү мөмкинлеге өчен нинди сынаулар, кыенлыклар үтәргә туры килгәнен, аяз, тыныч күгебез бүгенге көндә иң зур байлык икәнен исбатлау да булды.
Үз Ватанының үткәнен өйрәнүгә кызыксыну, Россия тарихына ихтирам хисләре, үз иле һәм аның халкы өчен горурлык хисе максатыннан мәктәп укучылары өчен "Россия һәм Кырым, без бергә!" Укучылар Кырым республикасының һәм Севастополь шәһәренең Россия Федерациясе белән тарихи һәм мәдәни бердәмлеге үзенчәлекләре белән таныштылар. Сыйныф сәгате кысаларында укучылар "Кырымның Россия белән яңадан берләшүе" презентациясен карадылар, "Минем Ватаным" уенында уйнадылар, Ватанга мәхәббәт турында мәкальләр төзеделәр, Кырым турында музыка һәм сәнгать әсәрләрен тыңладылар.
Бүген районда агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2022 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс узды.
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте.
Бүген районга эш визиты белән Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Азат Ягъфәров килде. Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде. Визит барышында районның социаль-икътисади һәм мәдәни үсеше мәсьәләләре каралды һәм «Бердәм РОССИЯ» фракцияләре депутатларының үзара хезмәттәшлеге турында килешү имзаланды.