ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Илһам Шакиров исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә "Татар малае, татар кызчыгы-2022" район бәйгесе узды. Җәлил бистәсенең  5 нче санлы “Әкият” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Гаязетдинова Әминә Алмас  кызы 1 урынга лаек булды. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә аңа уңышлар телибез!

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин "Сарман-икмәге"  директоры Рөстәм Нуруллинны юбилее белән котлады.


14
март, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Илһам Шакиров исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә "Татар малае, татар кызчыгы-2022" район бәйгесе узды. Җәлил бистәсенең  3 нче санлы “Алёнушка” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Зарипова Резедә Айрат кызы Гран-прига лаек булды. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә аңа уңышлар телибез!

Агымдагы елның февралендә Казан шәһәрендә РФ һәм ТР халык артисты Ганиева Винера Әхәт кызының «Сандугач-Соловей» IX Халыкара вокалчылар конкурсы узды. Читтән торып үткәрелгән формада «Җәлил гимназиясе»нең 9нчы Б сыйныф укучысы Якупов Илназ (укытучысы Габбазов Ранис Рәис улы) катнашты һәм үзенең яшь категориясендә эстрада җыры (вокал-соло) номинациясендә җиңүче булды. Илназны бу җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Бүген Илһам Шакиров исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә "Татар егете, татар кызы" бәйгесе  узды. Бу бәйгедә Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Сафиуллин Әмир катнашты. Әмир бик уңышлы чыгыш ясады һәм диплом белән бүләкләнде. Аны котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

Бүген Илһам Шакиров исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә “Татар егете, татар кызы” район бәйгесе узды.

 

Сарман муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы.

Сарман гимназиясендә өстәл теннисы ярышы  узды.

Укучыларны даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә тарту, сәламәт яшәү өлешен пропагандалау, укучыларга гражданлык һәм патриотик тәрбия бирү, талантлы балаларны ачу максатыннан 11-12 мартта  мәктәп спорт клублары арасындагы  ярышларның муниципаль этабы  оештырылды.


12
март, 2022 ел
шимбә

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 13 мартында төнлә һәм иртән урыны белән һава температурасының -25..-27˚ градуска кадәр төшүе көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International