2022 елның 14 февралендә Казан шәһәрендә «Татар төбәк тарихын өйрәнү: 2021 елда Татарстанның һәм Россия Федерациясендә татарлар күпләп яшәгән төбәкләренең төбәк тарихын өйрәнү структуралары эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2022 елга аларның планнары» дигән темага Бөтенроссия түгәрәк өстәл – конференциясе узды. Әлеге очрашуда галимнәр, төбәкчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре, китап авторлары шул исәптән Сарман муниципаль районының «Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее» муниципаль бюджет учреждениесе директоры Кәшипова Дания Мәмдух кызы да катнашты. Музей коллективы Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде, Дания Мәмдух кызы-Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының туган якны өйрәнүчеләр белән эшләү комитетының, актив музей һәм эзләнү эшчәнлеге, Идел - Урал төбәкләрендә татар авылларының тарихын өйрәнү һәм яшь буында туган якка карата мәхәббәт тәрбияләү өчен диплом белән бүләкләнде.
Татар халкының бөек улы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, мәшһүр якташыбыз, Сарман районының шәрәфле гражданы, исән чагында ук татар халкының рухи көзгесенә әверелгән сөекле Илһам агабызның туган көне.
Ул татар җыр сәнгатенең тулы бер эпохасын гүдәләндергән, гасырларга бер генә туа торган бөек халык җырчысы иде.
15 февраль халкыбызга бөек затны - патриот шагыйрь Муса Җәлилне бүләк иткән. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илебез азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршы алган каһарман да.
Муса Җәлилнең 1956 елда «Моабит дәфтәре» илгә кайткач, каһарманлыгы тулысынча танылып, аны ил Советлар Союзы Герое һәм Ленин исемендәге дәүләт премиясе белән зурлады. Бу – дөнья күләмендә бердәнбер очрак.
15 нче февраль - Совет гаскәрләренең Әфганистан территориясеннән чыккан көне. Бу сугышта безнең районнан 151 яшь егет катнаша. Шуның 7 се Әфганистан җирендә үлеп кала. Бу конфликтта катнашу буенча төрле каршылыклы фикерләр яшәп килә. Ләкин, ничек кенә булмасын, сугыш- кайгы, күз яше һәм абыйларабыз, әтиләребез, улларыбыз мәңге кайтарып ала алмаслык югалту ачысы.
Инглиз теле атналыгы кысаларында "Җәлил гимназиясе"нең 6нчы Б сыйныфында "Детективлар" квесты узды. Балалар Бөек Британия белән бәйле биремнәр үтәделәр, кроссвордлар чиштеләр, мәкальләр тәрҗемә иттеләр. Һәр биремнән соң алар сыйныф эзләү өчен киңәшләр алдылар. Квестны Инглиз теле укытучысы Гарайшина Э. Х. үткәрде.
фганстан сугышында 14 меңгә якын ир-егетнең гомере өзелгән, 50 меңгә якыны гарипләнгән, 312 яугир хәбәрсез югалган, 18е чит илләргә озатылган....
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
18 сәгатьтән. 14 февральдә 09 сәгатькә кадәр. 15 февраль 2022 ел.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 15 февралендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район прокуроры ярдәмчесе Айдар Ситдыйков һәм наркотикларга каршы комиссия әгъзалары катнашында Сарман районы прокуроры каршындагы эшче төркем утырышы узды.
Утырышта наркотик чараларның һәм куркыныч психоактив матдәләрнең законсыз әйләнешенә каршы тору мәсьәләләре каралды.
30 апрельгә кадәр 3-НДФЛ декларациясен тапшырыгыз!
Бүген укучыларыбыз арасында шахмат-шашка ярышы уздырып алдык. Балалар барысы да бик актив уйнадылар.